Материалы

“Кайнап чыккан моңнарымны кайсы җилгә тагыйм соң?”

последние и лучшие новости искусства в мире

6-12Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында туып-үскән, озак еллар Казанда яшәүче, “Яңарыш” газетасының якын дусты, ярдәмчесе, ифрат талантлы шагыйрь Шәүкәт Гаделшаның “Табигать баласы” исемле китабында бастырылган шигырьләренә анализ ясыйбыз. Бу шигырьләр 2012-2014 елларда язылган. Шагыйрь аларда Көнбатыш Себер татарларының тормышының һәм табигатенең үзенчәлекле булуын, тереклек дөньясының матурлыгын кабат дәлилли, үзенә генә хас образлар аша тасвирлавын дәвам итә. Туган як табигатенә яңа образлар кертә, философик фикерли. Шагыйрьнең туган җирен никадәр яратуын, сагынуын аеруча шушы шигырьләрдә күрәбез.

Мәсәлән:

Тәүде юлы, исләр китә,
Туп-туры да шома икән.

Күз йомдырып чапкан чакта

Машиналар шуа икән.

Китеп барам туры басып,
Табигатьнең тыныч чагы.

Марта* гына юл башында

Авырттырып кулны чакты.

Астан, өстән укмашалар
Авыртулар йөрәгемдә.

И туган як, китүемнең
Юктыр бәлки кирәге дә.

Күз алдымда әле һаман
Авылымның уты яна.
Барлыгымны сискәндереп
Аяз күктән яшьләр тама.

* Марта – умарта корты.

Шәүкәт Гаделша улы Сибгатуллин – минем авылдашым. Аның иҗатына соклануым, сәләтенә хәйран калуым көннән-көн арта. Мондый уникаль, үзенчәлекле шагыйрьнең якташым булуына чын күңелдән горурланам. Шушы шигырьне укыгач, Төмән - Түбән Тәүде трассасы күз алдыма килә. Чыннан да ул шома, машиналар да шуадыр... Юлыбыз төзек, заманча ясалган, югары сыйфатлы. Башка регионнарда яшәүче шоферлар өчен көнләшерлек.

Астан, өстән укмашалар
Авыртулар йөрәгемдә.

И туган як, китүемнең
Юктыр бәлки кирәге дә.

Шушы юлларны укыгач, күзгә яшь килә. Бу мизгелдә шагыйрнең нинди халәт кичергәнен тоясың. Еракта яшәүче кешегә туган туфрактан аерылу никадәр авыр икәнлеге күренә.

Ходайдан саркыла юмартлык,
Һавага йолдызлар тутырган.

Текәлеп ярдагы каекка,

Елганың комында утырам.

Саескан ботыннан бары тик
Каекта йөзәсе урыннар.

Таң җиле ярыйсы иссә дә
Алдымда йөгерми дулкыннар.

Ник киткән бу җирдән тирәнлек?
Сораулар сызлата башымны.
Әллә соң мин юкта бу инеш
Суларын кирегә ташыймы?

Бу шигырьдә геройның уйлануын күрәбез. Ул яр буенда комда утыра. “Нигә хәзер таң җиле ярыйсы иссә дә, алдымда йөгерми дулкыннар, ник киткән бу җирдән тирәнлек, әллә соң мин юкта бу инеш суларын кирегә ташыймы?” – дигән сораулар башын сызлата. Ул ничәмә генә дистә еллар эчендә экологиянең, табигатьнең үзгәрүенә гаҗәпләнә. Бар иде заманалар, балачакта Киндерле елгасы ярындагы чишмәләрдән гаҗәеп чиста, салкынлыгыннан Шәүкәт абый әйтмешли, “тешне сындырырлык” су эчә идек. Болар инде хыялда гына калды.

Ни булган соң бу урманга:

Кәкре-бөкре агачлар.
Булса булыр бер-ике кош,

Алары да качалар.

Елдан елга яфрак җыя

Тирән имән куышы.
Өметсезлек шәүләсендә
Сүнгән урман сулышы.
Арлы-бирле йөрим шунда,

Танымыйм күк урманны.
Еллар алып югалтканнар
Яшьлегемдә булганны.
Туган якны сөйгәннәргә

Кала бары еларга.
Башны коры җилгә салып
Уйларга да уйларга.

Шушы шигырьдә дә табигатьнең начар якка үзгәрүе күренә. Шулай ук герой шаккатып: “Өметсезлек шәүләсендә сүнгән урман сулышы. Туган якны сөйгәннәргә кала бары еларга”, – ди. Табигатьнең, экологиянең пычрануына кем гаепле? Әлбәттә, кеше.

Җиңел, ап-ак болытлар
Туган якның күгендә.

Хуҗаларча тураеп
Йөзәм Бүрән күлендә.

Әйтерсең лә дулкыннар
Чуртаннарның сыртлары.
Камышларны уйната

Кайсы күрше җырлары?

Ишкәгемнең йөзенә
Күлнең җаны ябыша.

Җирне күккә очыра
Зур кошларның тавышы.

Табадагы май кебек
Табигатьнең килеше.
Күл төбендә уйнаклый
Минем рухның өлеше.

Әгәр дә син була алсаң
Күп агачлы ярында.
Ышанырсың ул якта
Әллә ниләр барына.

Шагыйрь бу шигырендә чагыштыру алымнарын оста кулланган. Дулкыннарны чуртаннарның сыртлары белән чагыштырган. Табигатьнең килешен «табадагы май кебек» дигән. «Ишкәгемнең йөзенә күлнең җаны ябыша» – шагыйрь суларны, агачларны һәм башкасын җанландыра.

Үзгә иҗаты, темалары, иҗат алымнарының яңалыгы белән безне таң калдырган шагыйрь киләчәктә яңа шигырьләре белән безне тагын да куандырыр. Шәүкәт Гаделша улы Сибгатуллинга иҗади уңышлар, сәламәтлек телибез.

Сезнең игътибарга, кадерле газета укучылар, Шәүкәт Гаделшаның шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума