#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Калмас халкым ахры исемең дә...

последние и лучшие новости искусства в мире

(Себер татарына)

Язарга күптән сүнгән теләгем,
Укымый халкым минем китап.
Күпләре белми туган телен,
Сөйләшәләр урысча назлап.

Куркытмагыз ахырзаман белән,
Ул менә генә килеп җитә.
Ана телен оныткан халыкны
Тиз вакытта бетүләр көтә.

Еш кына сорыйм мин урыслардан: -
Тел белмәгән сездә дә бармы?
Елмаеп җавап бирәләр алар: -
Юк ла дустым, сөйләмә юкны.

Әй, татарым, ниләр булган сиңа?
Син бит ахырзаман чигендә.
Бер гасырны болай яшәсәң син,
Калмый бу дөньяда эзең дә.

Бер гасырны болай яшәсәң син,
Калмый дөньяда исемең дә.

                                                               Әлмөхәммәт ХӘБИБУЛЛИН.


* * *

Туган-кардәшләр, дуслар җыелган
Якыннарның хәтер киченә.
Сагышлы сүзләрем багышладым,
Вакытсыз бакыйга күчкәнгә.

Ата-анаң китсә бигрәк авыр,
Мең кат авыр – бала югалту.
Бу югалту – газиз аналарны
Гомере беткәнче елату.

Бала кайгысының авырлыгын
Күтәралмас салсаң атларга.
Үз кайгыларың яна йөрәктә,
Төтене күренмәс ятларга.

Мәңге сүрелмәслек хәсрәт икән,
Ятсаң да исеңдә, торсаң да.
Алдаштырып, адаштырып булмый,
Кая качсаң, кая барсаң да.

Мәңге оныталмаслык бу сагышны
Күрмәгәнгә Тәңрем, күрсәтмә;
Тормыш ямен күрерлек хәлләр юк.
Фани дөньясында йөртсәң дә.

Кайгы кимеми уртаклашсаң да,
Түзалмаслык эчең пошса да.
Бала югалту кайгысын бирмә,
Дуска түгел, хәтта, дошманга.

Балалар баштан күтәреп чыксын,
Бир, Ходаем, шундый язмышны.
Балаң сузылып ятмасын алда,
Тик күрсәтмә мондый сагышны.

Әллә сагыш белән сыныйсыңмы,
Раббым, синнән ерак торганга.
Хәсрәтләрне әллә бирәсеңме
Гөнаһлары бик күп булганга?
Бала хәсрәте белән түләтмә,
Кичер, Аллам, булса ялгышым.

Күрми китим замана ахырын,
Күрмим инде бала сагышын.

                                            Сөнгатулла БЕКЕНИН.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836