Материалы

Хезмәт ветераннарына

последние и лучшие новости искусства в мире

Сугыш ветераннары азая –
Вакыт беркемне дә жәлләми.
Без аларга саулык теләсәк тә,
Ике гомер беркем яшәми.

Инде сугыш алдан туганнар да
Сигезенче дистә яшиләр.
Алар дөнья өчен күп күрде,
Күпләре ятим үстеләр.

Бала чактан бертуктаусыз эшләп,
Илне аякка бастырдылар.
Колхозлар да, заводлар да төзеп,
Картаешып инде калдылар.

Араларда укытучылар бар –
Тормышның бик авыр чаклары.
Белем алып авылларга кайтып,
Гомер – бала укытканнары.

Инде олы яшькә чыксагыз да,
Күңелегез тынычлык белми.
Балаларга ярдәм кулын сузып,
Бу дөньяда барыгыз яши.

Оныкларыгызны тәрбияләп,
Дөрес юлга бастырырга дип.
Калган гомерегезне жәлләми
Сез яшисез шатлык биреп бит.

Башым иям сезнең алдыгызда,
Сез бит дөнья яктыртканнары.
Халкыбызны алга гына өндәп,
Яшәүче хезмәт ветераннары.
Безне яхшылыкка гына өндәп
Яшәүче эш ветераннары.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума