Мин сине эзләп йөрдем,
Акламадың өметем.
Башкалар белән чуалып,
Киттеңме әллә, егетем?
Мин сине эзләп йөрдем,
Син качышлы уйнадың.
Миннән башканы тапмас дип,
Зерә тиккә уйладың.
Инде мин дә синнән качам,
Ә син эзләп чабасың.
Качып куып йөрүләрнең
Гүя ямен табасың.
Клара КУЧКОВСКАЯ.