Җирдә ап-ак карлар ята,
Бүрәндә бозлар ката.
Суыктан куркып таң ата,
Күрше иртүк баш вата.
Кыш инде шатланып йөри,
Тирә-юньгә кар чәчә.
Күрше инде карларын көри,
Кар ява иртә-кичен.
Бала-чага таудан шуа,
Аучы да куян куа.
Шатлыклардан бәхет тула,
Көзге айны кыш юа.
Ап-ак йөзле карлар ява,
Агартып бөтен җирне.
Җанга бит ул була дәва
Бизәкләп кышкы ямьне.
Кар инде озак ятма,
Безгә бизәкләр такма.
Язларны да читкә какма,
Җаннарны карга сатма.