Ядкарь булып калсын күңелләрдә
Шатлык белән үткән балачак.
Алда безне зур сынаулар көтә,
Олы юлга чыга торган чак.
Мәктәбем, син минем мәктәбем,
Канатлар син бирдең очарга.
Мәхәббәт утларын кабыздың син,
Өйрәттең дөньяны кочарга.
Хуш, мәктәбем, исән булып яшә,
Балаларың сине онытмас.
Зур киртәләр әгәр очрасалар,
Бөркетләрең үзен сынатмас.
Төрле якка юллар китсәләр дә,
Онтылмасын мәктәп еллары.
Гомер аша хәтерләрдә калсын
Соңгы саубуллашу җырлары.
Гөлфизәр АБДРАХМАНОВА.