#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Мин булмасам, минем уй-хисләрне сез күрерсез моңсу гөлләрдә”

последние и лучшие новости искусства в мире

15-4Гөлфизәр Абдрахманованы нигездә балалар язучысы дияргә була. Аның нәниләр турында язган беренче шигъри тәҗрибәсе “Нәни дусларга” исемле җыентыгында 2006 елда басылып чыга. Бу китабында шагыйрә фантазиясе тудырган гаҗәеп дөнья – яңа теле ачылган нәниләрдән алып мәктәп яшендәге балаларгача булган бала-чаганың күпкырлы һәм кызыклы тормышы: уеннары, укулары, шатлыклары, шаянлык-батырлыклары, уйлары-хыяллары – кыскасы, кеше һәм шәхес буларак формалашу процессындагы мөнәсәбәтләре сәнгатьчә нәфис һәм реалистик буяуларда тасвирлана.

Юмор катыш җор, йөгерек тел, шигъри тапкырлык һәм фантазия, балалар табигатен тирән тою һәм аларга карата хөрмәт, ышаныч – менә бу сыйфатлар Гөлфизәр Абдрахмановага балалар белән ихлас мөнәсәбәткә керергә һәм югары идеяле шигырьләр иҗат итәргә мөмкинлек бирә. Аның табышмак шигырьләренә генә игътибар итик: эчтәлек ягыннан тыгыз мәгънәле, юмор кинаяле, ихлас шаяру, сүз уйнатуларга бай булуы белән аерылып тора. Шагыйрәнең балалар өчен язган шигырьләре үз халкына, Ватанына тугрылыклы булу, дуслык-туганлык, табигатькә һәм хезмәткә мәхәббәт, тынычлыкны саклау, гореф-гадәт, балаларыгызга хөрмәт белән карау кебек хисләр белән сугарылганнар.

Гөлфизәр Абдрахманованың өлкәннәр өчен язган әсәрләре дә шактый. Үзенең тормыш тәҗрибәсенә һәм шәхси кичерешләренә бәйле рәвештә туган авылы, аның эшчән кешеләре, табигате турында, күңелдә калган сугыш яралары, мәхәббәт хатирәләре, милләт язмышы темалары аеруча тирән чагыла. Бу төр шигырьләрен туплаган беренче “Себер ягым” дип аталган шигырьләр җыентыгы 2003 елда Төмән өлкә татар китап нәшриятында басылып чыга.

Гөлфизәр Абдрахманованың шуннан соңгы иҗаты эчтәлек ягыннан тирәнәю, тематик яктан киңәю юнәлешендә үсә, сурәтле фикерләүдә ул халык иҗаты казанышларына һәм татар классик поэзиясенең реалистик традицияләренә таянып эш итә. 2003 елда Төмән өлкә татар китап нәшрияты бастырып чыгарган “Изге Сүзге моңнары” китабындагы “Гүзәл Сүзге” (пьеса), “Изге Сүзге моңнары”, “Без Күчем оныклары”, “Хәтер көн”, “Искер кала”, “Иманымнан аерма”, “Бигәч ата” һ.б. кебек шигырьләрендәге фикерләренең үткенлеге тагын да көчәя, шигъри теле халыкчан бизәкләр, сурәтле чаралар белән байый, шигырьләре форма һәм композицион яктан җыйнаграк, камилрәк була бара. Гөлфизәр Абдрахманованың оригиналь яңгырашлы, туган төбәккә мәхәббәт белән сугарылган шигырьләре музыкага салынган, алар халык арасында популяр җырлар булып башкарылып килә: “Яратам сине, Тубыл”, “Әй, Тубыл кызлары”, “Туган авылым”.

Г.Абдрахманова “Изге Сүзге моңнары” шигырьләре циклында заман проблемаларына һәм тарихи үткәнгә мөрәҗәгать итеп, кеше рухының бөеклегенә, көрлегенә, туган җире, иле, халкы белән бердәмлелегенә игътибарыбызны юнәлтә.

Гөлфизәр Абдрахманованың 2001 елда басылып чыккан “Аркаим – таулар иле” китабын себер, башкорт татарлары тарихын, аларның мифологик легендаларын чагылдырган поэмалар җыентыгы дияргә була. Автор бу поэмаларында себер татарлары теле үзенчәлекләрен күрсәтү өчен лексик һәм морфологик чаралар кулланып, әсәрләрендә җирле колорит тудыра. Себер татарларының тарихы, гореф-гадәтләре, халык авыз иҗаты материалларыннан файдаланып, автор бу җыентыгында бай материал туплаган.

Люция ХӘБИБУЛЛИНА.
“Туган як әдәбияты
” китабыннан алынды.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836