Материалы

Нәфис сүз остасы, җырчы, композитор...

последние и лучшие новости искусства в мире

20-14Иҗатында хис тойгылары
Якты дөнья, тыныч һава.
Хуш исләргә төренгән,
Моңлы татар җыр агыла
Күңелемнең түреннән.

(С.Бекенин).

Күпләргә ошаган ел фасылы – яз. Бу фасылда табигать уяна. Безне сөендереп шомырт ак чәчкәгә төренә. Язның шундый матур көннәрендә дөньяга аваз салган кешелекле һәм кече күңелле Сөнгатулла Хәкимҗан улы Бекенин шигырьләр, җырлар, көйләр иҗат итеп халкына таныла.

Игелекле, шәфкатьле, намуслы эшләр башкарып яшәүче ветеран укытучы, сугыш чорында туган якташыбызның балачак, яшьлек еллары кырыс заманага туры килә. Ятимлек һәм сугыш фаҗигасен татыган Сөнгатулланың әтисе Хәкимҗан Хәйрулла улы сугышка кадәр армия сафларына алынып, Бөек Ватан сугышында һәлак була, әнисе Саҗидә Бава кызы кырык яшендә дөнья куя. Авыр елларны Сатылган мәктәбен тәмамлаган Сөнгатулла Бекенин 1953 нче елны Тубыл татар педучилищесына укырга керә. Сазлыклар арасында урнашкан Тәпкен авылы мәктәбендә хезмәт юлын башлый һәм гомерлек юлдашы, коллегасы Заһидә Алим кызы белән очрашып гаилә кора. Аның хезмәт эшчәнлеге Лайтамак мәктәбе белән бәйле булса да, лаеклы ялга чыкканнан бирле Сөнгатулла Хәкимҗан улы Бекенин татар мәдәниятен, телен торгызуда тырышып хезмәт итә. С.Бекенинның дөнья күргән “Хатирәләр”, “Күңелем моңнары”, “Сөенәм телемә, таянам халкыма” китапларын укучылар җылы каршы алдылар.

”Яшьлеккә сәяхәт” ансамбленең нәфис сүз остасы, җырчысы концертларда шигырьләр, мәзәкләр сөйли. Ул үзенең һәм башка җирле авторларның шигырьләренә көйләр иҗат итеп җирле авторларның иҗатын популярлаштыра. Авторның сәхнәдән һәр чыгышы тамашачыларын моңландыра, уйландыра. “Яшьлеккә сәяхәт” ансамблендә уен коралларында уйнаучы үзешчәннәрнең чыгышларын шәһәр тамашачылары яратып тыңлыйлар. Хезмәт ветераны Сөнгатулла Бекенинның 43 ел мәктәптә эшләгән вакытында алган Мактау грамоталары бихисап. Бүгенге көндә тормыш сынауларына, авыруларга бирешмичә шәһәр күләмендә узган милли-мәдәни чараларда ул актив катнаша. Мәдәният өлкәсендә узган бәйгеләрдә шигырьләр сөйләп, җырлар башкарып халыкара, өлкә һәм шәһәр күләмендә лауреат дипломнарына лаек була. Тормыш иптәше Заһидә апа белән матур тормыш юлын узган, ике егет, бер кыз үстергән Сөнгатулла абый Бекенин 80 яшен каршылады. Аны шәһәр халкы хөрмәт итеп себер татар үзәгендә иҗат кичәсенә җыелалар. Өлкә газетабыз “Яңарыш” каршында оештырылган «Әдәби Төмән» иҗади берләшмәсе әгъзасын юбилее белән котлыйбыз, иҗат уңышлары, сәламәтлек телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума