Нәрсә бүләк итим сиңа, иркәм,
Әллә күктән йолдыз алыйммы?
Кояш булып кереп йөрәгеңә
Мәңгелеккә ятып калыйммы?
Болыннарда үскән шат гөлләрне
Алларыңа җәеп тезимме
Мәрҗән-сәйләннәрне келәмитеп,
Аяк асларыңа түшимме?
Йөрәгемдә булган сөю уты
Дөрләп яна мине тилертеп.
Янса янсын сөю-ләззәт, иркәм,
Тик йөртмәсен җанны тилмертеп.
Шашып сөю – нинди олы бәхет!
Кайсы йөрәк аңа чыдамый.
Сөю утын татыганнар гына
Мәхәббәткә хәнҗәр кадамый.
Гөлфизәр АБДРАХМАНОВА.