Материалы

“Олы җанлы, киң күңелле шәхес”

последние и лучшие новости искусства в мире

2-9Озак еллар безне үзенең матур, кызыклы шигырьләре белән шатландырган тубыллы ветеран укытучы Рәйханә Хәбибулла кызы Алимова яныбыздан мәңгелеккә китте. Рәйханә апаның шигырьләре үзенчәлекле иде: ул яшьләргә үгет-нәсихәт, киңәшләр бирде, аеруча киленнәрне читтә калдырмады, картлык темасын яктыртты, Себер табигатенә соклануын белдерде, укытучыларга, укучыларга истәлекләр язды һәм башкасы.

“Хезмәт, туган илгә тугрылыклы булу, патриотизм, тынычлыкны саклау – минем төп фикерләрем“, – дип язган ул “Еллар һәм юллар” дигән икенче китабында.

“Рәйханә Хәбибулла кызы гыйбрәтле тормыш юлы үткән олы җанлы, киң күңелле шәхес. Сугышка кадәрге тормыш авырлыкларын да, сугыш еллары афәтен дә үз башыннан кичергән кеше. Аның Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы еллар турындагы очерклары совет кешеләренең авырлыкларны җиңеп, илебезнең иминлеге өчен башкарган фидакарь хезмәтен чагылдыра. Рәйханә Хәбибулла кызы яшь буынга ата-бабалар эшенә лаеклы булырга, туган илгә мәхәббәт, патриотизм хисләре тәрбияләүгә юнәлтә”, - дип яза шушы китапта аның редакторы ветеран укытучы Клим Садыйков.

Бер гасырга якын гомер кичергән Рәйханә апаның истәлеге хәтеребездә мәңге сакланыр. Аның соңгы шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума