Материалы

«Онотма» китабының тәкъдим итү кичәсендә

последние и лучшие новости искусства в мире

15-12Өлкә себер татар язучылар берлеге оешмасы рәисе, җирле шагыйрә, Б.Сөләйманов исемендәге премия лауреаты Клара Кучковскаяның күптән түгел дөнья күргән «Онотма» дип аталган китабының тәкъдим итү чарасы Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә узды. Чараны филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин ачып, килүчеләрне сәламләгәннән соң: «Бүген безнең зур бәйрәм, мин аны юбилей дип тә әйтер идем, чөнки себер татар телендә басылган 20 нче китапны тәкъдим итәбез.

Шунысы да мөһим: себер татар телендә чыккан беренче китап авторы да Клара Кучковская булды. Бу - Клара апаның 3 нче проза китабы. Авторның 300гә якын шигыре, 28 хикәясе, 1 пьесасы дөнья күрде», - дип, тамашачыларны шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Аннары «Онотма» китабына филология фәннәре кандидаты Әлфия Толстолыткина белән Төмән нефть һәм газ университеты укытучысы Миләүшә Харченко тирән анализ ясадылар.

«Төмән матбугат йорты»нда 500 данә белән чыккан «Онотма» китабы 66 биттән тора. Һәм ул себер татар язма теленең хәзерге нормаларына таянып язылган. Китап редакторы - Максим Сагидуллин, ә тышлыкны бизәүчесе Екатерина Мусина. Китапка «Онотма», «Кәкүкнең йасмыш», «Мәлгүн», «Кәртнәнең йомаклары», «Сары сантык», «Үгенеү» дигән 6 хикәясе һәм «Әминәнең кейәүгә парыуы» дигән пьесасы кергән. Автор әйтүенчә, әлеге әсәрләрдә чын булган хәлләр күрсәтелә, себер татарларының көндәлек тормышы, аларның дөньяны танып белүе, уңай һәм кире яклары, яхшылыкны начарлыктан аера белүе турында язган. Әлеге китап төрле яшьтәге себер татар теле, мәдәнияте белән кызыксынган кешеләр өчен каралган.

Яңа китабы белән Клара Кучковскаяны өлкә себер татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәүсия Марганова, Вагай районы себер татар автономиясе башлыгы Фәрхәд Шаморатов, «Әдәби Төмән» иҗат берләшмәсе рәисе, шагыйрь Сәгыйть Сагитов, филология фәннәре кандидаты, шагыйрә Мөнирә Хөснетдинова, актив җәмәгать эшлеклесе Рифхәт Насыйбуллин, үзешчән шагыйрә Гөлнара Калиева котладылар. Алар якташларыбызның шагыйрәнең шигырьләрен яратып укуларын, өлкәдә узган төрле бәйгеләрдә сөйләп, югары урыннар алуларын әйтеп, Клара Латыйп кызының оста җырчы, биюче, бәетләр, мөнәҗәтләр башкаручы икәнен, төрле уен коралларында уйнаганын да искәртеп үттеләр һәм иҗади уңышлар теләделәр. Чара себер татар җыр-көйләре белән бизәлеп барды. «Умай» (җитәкчесе Әбүзәр Миңнебаев) фольклор ансамбле котлап, матур җырлар башкардылар. Тубыл шәһәреннән килгән «Яшьлеккә сәяхәт» җыр ансамбле җитәкчесе Роза Яхина матур чыгышы, үзешчән шагыйрь Хәлил Вагайлы белән Вагай районыннан килгән кунак 15-11Радик Камалов гармунда себер татар көйләрен сыздырып, җырлаулары, Чингис Бикиняевның себер татар телендә рэп башкаруы һәркемнең күңеленә хуш килде. Әбисе кебек күп кырлы талант иясе - оныгы Максим Попов үзенең «Кояш» уен корал ансамбле белән әбисенә зур бүләк әзерләгән. Ул сәләтле яшь җырчы Зәлия Шаморатова белән «Шәмшәрип» һәм “Рауды көе” дигән себер татар халык җырларын башкардылар.

Ахырда, Клара Латыйп кызы китапларын чыгаруда, тәкъдим итү чараларын оештыруда зур ярдәм итүче Максим Сагидуллинга, татар мәдәният үзәгенә рәхмәтен белдерде.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума