Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Юк, әнкәй, онытмыйм сине,
Яшем сиксән булса да.
Еллар буе көтәм сине,
Өмет бетеп куйса да.
Газиз балаң булдым сиңа
Үзем картлач булсам да.
Бик сагынып кайттым сиңа,
Кайтмас булып куйсам да.
Һаман сабый бала төсле
Көтәм еллар үтсә дә.
Бу газаплар кала төсле,
Кайгы миннән китсә дә.
Юк шул, кайгы бетмәс төсле,
Озын гомер узса да.
Күз алдымнан китмәс төсле
Нинди шатлык булса да.
Ун ел түгел, йөз ел үтсә,
Дөнья үзгәрер, бәлки.
Мин үлеп тә кайгым бетсә,
Шатлык китерер, бәлки.
Син булмагач шатлык нигә,
Якты тормыш килсә дә.
Җир йөзендә шатлык нигә
Әгәр бәхет бетсә дә.