Материалы

Рәхмәт, дуслар!

последние и лучшие новости искусства в мире

Бу көннәрдә Тубыл шәһәренең себер татар мәдәният үзәгендә дуслар белән очрашу кичәсе узды.

Зал тамашачылар белән тулы иде. Чараны оста һәм эчтәлекле итеп Розалия Корманалиева алып барды. Дуслар-туганнар, шигърият яраткан милләттәшләрем матур чыгышлар ясап мактау сүзләре багышладылар, шигырьләр сөйләделәр, чәчәк-бүләкләрнең дә ниндиләре генә юк иде! Төрле мактау сүзләре әйтеп, мине киләчәккә бурычлы итеп тә куйдылар. Чыгыш ясаучылар арасында кунаклар күп иде. Тубыл татар мәдәният үзәге артистларын, 15нче мәктәп укучылары (җитәкчеләре Н.Хәкимова), ”Себер нурлары” ансамбле, С.Бекенин, Х.Хучашев, Н.Хәкимованың җырларын, С.Нотфуллина, Г.Закирова, Н.Назырова, М.Ижбулаев, З.Нагипова, Ф.Нагипова, С.Хәлидуллина һәм башкаларның чыгышларын көчле алкышларга күмделәр.

Әйтәсем килгәне шул: килгән һәркемнең алдында аерым-аерым баш иеп, олы рәхмәтемне белдерәм. Минем тыйнак кына хезмәтемә шундый мактау сүзләре әйтеп куандырган өчен, Раббы сезне шатландырып торсын, алгы көннәрдә сәламәтлек белән иҗади уңышларга ирешеп, гаилә иминлеге күреп яшәргә насыйп итсен дигән теләктә калам.

Галия АБАЙДУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума