Материалы

Себер кызы

последние и лучшие новости искусства в мире

Фәрештәдәй басып тора
Минем алда бер матур.

Күзләре дә бигрәк кара

Дөньяга да сибә нур.

Кашлары да ай төсле
Кичен кояштай балкый.

Һәрвакыт ул шат йөзле
Тормышны сөеп карый.

Буе зифа, кашы кара,
Күзе яна уттаен.

Иртәгесен эшкә бара,
Җан яндырып көн саен.

Аккош кебек йөзеп уза
Авыл урамы буйлап.
Аякларын йомшак баса,

Баса икән ни уйлап.

Җырлый кебек сүзен әйтсә,
Йөрәккә утлар салып.
Елыйсың да яннан китсә

Юксынып, ялгыз калып.

Көннәр буе ялгыз кала
Минем бәхетсез җаным.

Йөрәкне кайгыга сала,
Сөю ул шулай була.

Горурлан, син, себер кызы,
Әнкәң дә матур булган.

Узган шул аның да язы

Ул инде синдә калган.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума