Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Себер табигатенә соклану шигырьләрендә

последние и лучшие новости искусства в мире

10-10Әминова Майрауза Хәбибулла кызы 1931 елның апрелендә Төмән өлкәсенең Корманак авылында (элекке Черноковский районы) дөньяга килә. Тырыш, уңган кыз  кечкенәдән хезмәт яратып үсә. Һәрвакыт зурлар янында уралып, мәшгуль булып йөри. Шул ук вакытта балалар белән күңелле уеннардан да баш тартмый. Мәктәп яше җиткәч, Майрауза ашкынып уку елы башлануын көтә башлый. Ләкин көтелмәгәндә башланган коточкыч сугыш бөтен уй-хыялларын читкә аудара. Бердәнбер укытучылары армия сафларына алынып,  балалар мәктәпкә керми, кирәк белемне алмый калалар.

Кечкенә кызчыкның кызыксынучанлыгы, укырга теләге бик көчле була. Ул белеме булган зурлардан хәрефләр өйрәнеп, аларны кушып укырга өйрәнә. Эчке шатлык, горурлык белән беренче әкият, шигырь юлларын укый, аларның үзенчәлекле эчтәлекләре, язылышлары белән соклана, яраткан шигырьләрен яттан укый. Ә язуны өйрәтүче кеше булмагач, басма хәрефләр белән генә язып булдыра ала.

Киң күңелле, кешелекле, эш сөючән, авырлыклар алдында каушамый  торган Майрауза Хәбибулла кызы – сугыш чоры баласы. Яшь килеш сугышның ачы хәсрәтен үз җилкәсендә татыган сабыр йөрәкле җан. Балачагын олылар белән басу-кырларында беррәттән  эшләп үткәргән тиз зурайган нарасый. Үсеп буйга җиткәч уңган, матур кыз 1947 елда Яңавыл егете Лотфулла Әминовка кияүгә чыга. Яшьләр гөрләтеп тормыш корып җибәрәләр. Яраткан җимешләре булып балалары дөньяга килә. Гомер буе колхозда алдынгылар рәтендә эшлиләр, балаларын тәрбияләп барысына да белем бирәләр. Майрауза Хәбибулла кызы тыл һәм хезмәт ветераны, “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән.

Иҗади җанлы Майрауза апаның Себер табигатенә, туган якны ярату, аның белән соклану, горурлану хисләре тулы шигъри юллары туа башлый. Ул аларны барысын да күңелендә саклый, яттан белә. Соңыннан, гомеренең алтын көзе җиткәч, шул сихри юллар эчтәлекле шигырьләргә әйләнә баралар: “Туган авылыма”, “Агыт елга ярында” һәм башкасы.

Майрауза Хәбибулла кызы Әминованың йөрәге белән тойган, күңеленнән язылган хисле шигырьләре күңел түрендә моңлы сандугач көе булып сакланалар.

Зәкия СӘИТОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836