Материалы

Шәйхи Маннур ТуГызда

последние и лучшие новости искусства в мире

(тууына 15 январьда 110 ел тулды)

1965 елның ноябрь ахырларында Тубылга Татарстаннан бер төркем язучылар килеп төште. Төркем Фатыйх Хөсни җитәкчелегендә Аяз Гыйләҗев, Шәүкәт Галиев составында иде. Алар Хуҗайлан авылында Якуб Зәнкиев белән очраштылар, Сатылганда минем әти – Солтан Садыйков белән очрашып әңгәмәләр алып бардылар, 30 ноябрьдә Тубылда шәһәр татар мәдәнияте йортында (хәзерге мәчет бинасында) укытучылар, укучылар, студентлар белән язучылар очрашу кичәсе оештырдылар. Мин ул елны армия хезмәтеннән кайтып Сатылган мәктәбендә укыта идем. Шул кичәдә миңа бу авторлар автографлары белән үзләренең яңа гына басылып чыккан китапларын – Фатыйх Хөсни “Минем тәрәзәләрем” повестен, Шәүкәт Галиев “Шәвәли” исемле балалар өчен шигырьләр җыентыгын, Аяз Гыйләҗев “Зәй энҗеләре” повестен бүләк иттеләр.

Якуб абый язучылар белән үзенең укытучылар тормышы турында китап язырга теләве белән уртаклашты. Алар бу эшне хуплап каршыладылар, ә Аяз Гыйләҗев ярдәм күрсәтергә әзерлеген белдерде. Шул ярдәм һәм киңәшләр аркасында Я.Зәнкиевның “Иртеш таңнары” дилогиясе барлыкка килде.

Сатылганда, минем әти белән әңгәмә алып барганда, әтием язучылардан Шәйхи Маннур турында сораша башлады. Ни өчендер ул биографиясендә Тубыл якларында булуы турында язмавын әйтеп китте. Фатыйх Хөсни моңа каршы: ”Кайткач, шелтәләп алырмын әле”, - дип вәгъдә итте. Шуның нәтиҗәсе булдымы икән, 1974 елда Шәйхи Маннурның “Агымсуларга карап” исемле автобиографик повесте дөнья күрде һәм ул анда Себердә булуы турында тулы мәгълүматлар бирде.

Әйтергә кирәк, әтием бу соравын тикмәгә бирми, чөнки Шәйхи Маннур Тугызда минем бабаем Алиш Садыйков гаиләсендә яшәгән. Повестьтә Тугыз тормышына багышланган “Өркемәгән кошлар иле” дигән бер бүлек тә бар (299-314 б).

“Тормыш сукмаклары” (2006) исеме белән минем тарафтан бастырып чыгарылган әтием язмаларыннан Шәйхи Маннурның Тугыздагы эшчәнлеге турында берничә өзек биреп китәм.

“Шул елларда безнең авылда чын мәгънәсе белән культура революциясе башланып китә. Дәртле йөрәк ялкыны белән ка­бынып, бу яшь мәгърифәтчеләр җиң сызганып эшкә тотына­лар.

Изба-читальня бөтен авылның игътибар үзәгендә тора. Ул кызыл җәймәләр җәелгән өстәлләр, урындыклар, китап шкаф­лары белән җиһазланган. Өстәлләрдә татар телендә басылган ”Сабан һәм чүкеч” газетасы, сатирик “Шәпи агай” журналы һәм башка газета-журналлар. Стеналар төрле плакатлар белән тулы. Монда һәркемгә ишек ачык. Газета-журналлар кычкы­рып укыла, стеналардагы плакатларга аңлатма, халыкны кы­зыктырган сорауларга җаваплар бирелә.

Избач... Бу сүз һәм төшенчә бүген һәркемгә дә билгеле түгел. Ә шул заманнарда избач авылда үзенә аерым бер фи­гура була. Аны авылда революциянең полпреды дип атарга мөмкин булыр иде. Аңа, әлбәттә, җиңел булмый. Эш хакы бик аз түләнә, ләкин избач һичвакыт берәүгә дә зарлан­мый. Ул тик кыенлыктан чыгу юлын гына эзли. Чөнки ул белә: пролетариат дәүләтенең кесәсе бик сай, тишекләре дә бик күп...

Избач иртәдән кичкә кадәр аяк өстендә. Ул һәркайда өлгерә, ул һәрнәрсәне белә. Ул агроном да, врач та, судья да. Ул – “ходячая энциклопедия”, барлык мәсьәләләр буенча консультацияләр бирә ала. Хәзерге без белгән эш формаларын да избач бик яхшы белә: түгәрәкләр эше, наданлыкны бетерү, политик агарту эше һ.б. Иң мәҗбүри түгәрәк итеп Шәйхи Маннур дингә каршы атеистик түгәрәкне саный иде. Аннан кала драмтүгәрәк, хор түгәрәге. Кичләрен ул җиделе керосин лампасы яктысында изба-читальняда үзенең түгәрәк утырыш­ларын үткәрә иде.

Изба-читальня авыл кешеләрен культура күнекмәләренә өйрәтә торган бердәнбер урын була. Монда, мәсәлән, төкерү өчен ком ящигы куела. Яшьләр монда тәмәке тартмаска, төкермәскә, косык чиртмәскә өйрәнәләр. Изба-читальня ишегендә шундый белдерү эленеп тора иде: “Тәмәке тартсаң – тышта тарт, өйгә - тарткач кына кер!”

Бу урында мин аз гына чигенеш ясамакчы булам. Урыны килгәндә, үземнең әтием турында язмыйча калдырырга һич мөмкин түгел дип уйлыйм. Дөресен әйткәндә, минем әти шушы мин хикәят иткән елларда авылның күренекле кешеләренең берсе була» (21 б)…

…«1922-23 елларда, тарихи документларга караганда, авыл­ларда социалистик хуҗалыкның беренче үсентеләре – комму­налар төзүгә аеруча игътибар ителгән. Мәсәлән, 1922 елда Меткәдә “Искра” коммунасы төзелгән. 1923 елның 8 апрелендә Тугыз волостеның коммунистлары җыелышы авылда коммуна төзергә карар чыгарган. Коммунага “Кызыл игенче” дигән исем биргәннәр. Аның идарә председателе итеп Алиш Садыйков, секретаре итеп Нурмөхәммәт Кутков сайлан­ган. Коммунага 50 дисәтинә җир бирелә. Әмма чәчү өчен ор­лык булмый. Шуңа күрә коммунарлар 600 пот бөртекле аш­лык орлыкларына һәм 50 пот бәрәңгегә дәүләттән ссуда сора­макчы булалар (Бу белешмәләр Вагай районы тарихыннан алынды).

Шулай итеп, зур кыенлыклар белән авыл коммунистлары үзләренчә социализм төзү эшенә тотынмакчы булалар. Ләкин бу эшнең әлегә бик иртә икәнлеген алар соңрак кына аңлаган булырга тиешләр...

Инде культура революциясе мәсьәләләренә яңадан кайта­быз.

Югарыда билгеләп үткәнчә, Тугызга укытучы булып Гали Рагачурин кайткач, беренче избач булып Шәйхи Маннур килгәч, минем әти, авыл советы председателе буларак, шулар белән бергәләп культура революциясен алга этәргәннәр. Алар бер-берсе белән бик якын мөнәсәбәттә булалар. Гали абый белән әтине яңа власть өчен көрәш еллары бәйли. Ә Шәйхи Маннур Тугызга килү белән әтинең канат астына эләгә, ягъни аңа безнең белән бер йортта яшәргә һәм безнең белән бер та­бында ашап-эчеп йөрергә туры килә.

Шулай итеп, мин Шәйхи Маннурны бик якыннан һәм ачык белеп калам. Әмма шунысы бик кызганыч: бу кеше белән аның әле исән чагында кабат күрешеп булмады. Моңа мөмкинлек тә булгалады. Очрашканда, бәлки, ул мине дә исенә төшергән булыр иде. Без бит аның белән җәй көннәрендә са­райда бергә йоклап йөрдек, Агытта бергәләп балык тота идек, су коендык...

...Авылда Совет властеның ныгый барганын күреп һәм ку­лак фетнәсе дәверендә бу власть алдында үзенең гаебен сизеп булса кирәк, авыл байларының берсе, Рәхимовларның туганы Фатыйх бай, зур йортын, ишек алдындагы флигеле белән башка каралтыларын калдырып, каядыр читкә качып киткән. Аның барлык милке волисполком карамагына калган.

Билгеле булганча, безнең үзебезнең йортта җан ияләре күп була. Шуңа күрә әти үзенең гаиләсе белән бушап калган шул зур йортның бер бүлмәсенә күчкән. Яңа мәктәпне дә шул ук йортның бер зур кырый бүлмәсендә ачканнар. Шәйхи Маннур килгәч, аңа яшәү өчен безнең белән күрше бүлмәне биргәннәр. Ә флигельдә изба-читальняны урнаштырганнар.

Менә шулай Фатыйх байның калдырып киткән “мирасы” бу кешеләрнең эшләрен дә, тормышларын да җайга салырга ярдәм иткән, үзләрен дә бер-берсенә нык бәйләгән. Һәркөн Шәйхи Маннур белән әти аш өстәле артында очрашалар, дөнья хәлләрен тикшерәләр, агымдагы эшләр турында фикерләр алышалар, планнар коралар. Вакыт-вакыт безнең табынга Гали абый да килә иде. Бу очракта да шулай ук дөнья проблемалары, мәктәп, клуб, лампа, керосин һ.б. мәсьәләләр дә карала иде. Мин мондый әңгәмәләргә һәрвакыт кызыксы­нып колак сала идем. Миңа һәрнәрсә яңа, кызык, тик төшенүе генә бик кыен...

Авылда культура революциясе һәрьяклап үзенең һөҗүмен дәвам итә. Икенче уку елына Олы авылдагы яңа зур мәчет би­насы мәктәпкә бирелә, яңа парталар килә. Парталарның өсте авыш, бик җайлы. Укучылар саны күбәя: мәктәпкә кече яшьтәге балалар гына түгел, олы яшьтәгеләр дә йөри баш­лыйлар. Укучыларның һәркайсының бер кулында “букча” (сумка), икенче кулында “тәвәт” (кара савыты). Караны һәркем үзе ясый.

(Дәвамы киләсе саннарда).

Клим САДЫЙКОВ, Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума