#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Шагыйрь – серле зат, хикмәт иясе

последние и лучшие новости искусства в мире

37-18Менә 30 ел дәвамында җирле татар шагыйрьләребез “Яңарыш” газетасының “Шигърият” сәхифәсенә үзләренең шигырьләрен җибәрәләр. Алар төрле: кызыклы, эчтәлекле, мәгънәле, кыска, зур күләмле...

“Яңарыш”ның беренче көннәреннән үк Галия Абайдуллина, Гөлнур Хәйруллина, Фәхриҗамал Утяшева, Хисмәт Корман, Сәхир Хәбиб, Булат Сөләйманов, Баһаветдин Нәүрузов, Хәлимә Уразова, Рәшидә Зәнкиева, Рәйханә Алимова, Хөсни Гаитова, Шакирҗан Ибраһимов үзләренең матур шигырьләре белән газета битләрен бизәделәр.

Соңыннан Сәгыйть Сагитов, Ирек Махиянов, Заһит Акбүләков, Рәкыйп Ибраһимов, Гөлфизәр Абдрахманова, Шәүкәт Гаделша, Клара Кучковская, Фәйрүзә Хазбулатова, Сөнгатулла Бекенин, Шамил Сияутдинов, Гөлсинә Колчакова, Рәбига Ярмөхәммәтова, Хәлил Вагайлы, Римма Арсухина, Тимер Галим Эчкени, Нәфкыя Сафина, Фәния Харисова, Минһаҗ Хәмидуллин, Ирсат Һадиев, Марат Хәбибуллин, Фәрит Ермышев, Булат Ташбулатов, Рәшит Атульшин, Бибиниса Хәбибуллина, Рәшидә Нуруллина, Рәбига Кәлимуллина, Әлмөхәммәт Хәбибуллин, Зөләйха Габидуллина, Фәүзия Әюпова, Динара Ахина, Нурислам Фазуллин, Фәрзәнә Бандукова һәм башкалар кушылдылар.

Шагыйрьләр редакциягә килсәләр, беренче чиратта, шигырьләрен тотып газетаны оештыручы, беренче редакторы Азат Гыйззәт улы Сәгыйтовка керәләр иде. Азат абый остаз, әдип, психолог буларак, иҗатларын карап, тикшереп, бәя бирә. Алар аннан канатланып, илһамланып чыгалар иде.

1997 елны Гөлфизәр апа Абдрахманова “Чечня бәете” дигән беренче шигырен җибәрде. Аның искиткеч эчтәлекле, күздән яшьләр агардай язган шушы шигырен укып, нык сокланган идек. Шәүкәт Гаделшаның Казанда яшәгән адресын ачыклау өчен 1997 елда Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында яшәгән энесе – Әүһәт Сибгатуллинга кердем. Әүһәт абый шатланып Шәүкәт абыйдан килгән конвертлы хатны китерде. Рәхмәтләр әйтеп шагыйрьнең адресын язып алдым. Шуннан бирле “Яңарыш” редакциясе Шәүкәт Гаделша улы белән тыгыз элемтәдә. Шәүкәт абый озак еллар газетага язылу кампанияләре вакытында якташларын газетага яздыру өчен Казаннан акча җибәреп торды. Берничә тапкыр Төмәнгә Татарстан Республикасының күренекле язучыларын, шагыйрьләрен алып килде. Мәсәлән, Нияз Акмал, Ваһит Имамов, Газинур Морат, Рафис Корбан, Рифә Рахманны күрү бәхетенә ирештек. Шәүкәт абыйга изге гамәле өчен чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез.

Галия апа Абайдуллина (Зилә) ике дистәләп китап бастырды, шигырьләре төрле темага багышланган. Аның иҗатын аеруча өлкән яшьтәге якташларыбыз ярата. Исемдә, Киндерледә күршем Зөләйха апа Айтумбитова (мәрхүмә) газетаны беренче көненнән алдырып, үзенә ошаган мәкаләләрне, шигырьләрне кисеп алып калын дәфтәргә ябыштырып бара иде. Аны миңа күрсәтте, Зиләнең шигырьләрен беренче битләргә куйган. “Галия Абайдуллинаның шигырьләре ай-һай күңелләргә үтеп керерлек, ул халыкка якын”, - дип әйткән иде күрше Зөләйха апа.

“Әдәби Төмән” түгәрәге рәисе Сәгыйть Сагитов - зур ярдәмчебез. Өлкәнең төрле почмакларыннан килгән шигырьләрне газетада бастырыр алдыннан Сәгыйть абыйга күрсәтәбез. Ул аларны карап, төзәтеп безгә кире кайтара. Кайбер шигырьләрнең авторларына хатлар яза, хаталар булса, үпкәләтәсе килмичән генә аңлата, чөнки шагыйрьләр хисчән халык, романтик, моңлы, серле зат, хикмәт иясе һәм тиз ачуланучан.

30 ел буена безнең белән бергә яшәп килүче җирле шагыйрьләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез, элекке елларда укучыларыбызны шигырьләре белән шатландырган, инде яныбыздан китүчеләрнең дә барчасын да хәтеребездә саклыйбыз.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836