Материалы

Шигырь яздым утырып...

последние и лучшие новости искусства в мире

Бу көннәрдә килеп чыккан уңайсыз хәл, укучыларыбыз, сезнең белән ачыктан-ачык сөйләшергә этәргеч ясады. Дөрес, бу турыда күптән язарга кирәк иде, ә без хәл икенчегә кабатлангач кына сезгә җиткерергә кирәк дип таптык.

Бер ханым “язган” шигыре газетада басылып чыккач: “Ник сез шигырьләрне авторның рөхсәтеннән башка төзәтәсез, шулай эшләргә хакыгыз юк! Мин сезне судка бирәм”, - дип, безне кая очратса, шунда сүгә башлады. Аннары редакциягә үк килеп җитте. Сүзебезне бүлеп, шуны искәртеп үтик: авторның редакциягә хат җибәрүе аны бастыруга ризалык белдерүе, дип исәпләнә. “Массакүләм мәгълүмат чаралары турындагы” Законның 42нче маддәсе белән аларны редакцияләү дә автор рөхсәтен таләп итми, бердәнбер шарт – хатның төп фикере, эчтәлеге үзгәрмәскә тиеш.

Ә апаның газетада басылып чыккан шигыре чынлап та бик шома язылган иде. Бу безне шиккә салды да. Шул сәбәпле, шигырьне интернет аша плагиатлыкка тикшердек. Анда Алмаз Галинның “Хәтеремдә, әткәй” дигән шигыре нәкъ бу ханым язган сүзләр белән килеп тә чыкты.

“Төшләремдә күрәм әтиемне,
Җырлый-җырлый атын җиккәнен,

Җылы караш ташлап әниемә,

Зур капкадан чыгып киткәнен...”

Ни кызганыч – ноктасы, өтеренә хәтле 2 куплеты күчерелеп алынган иде. Моны күрсәтеп, хокукларны аңлаткач, апа, әлбәттә, гафу үтенде, ләкин шунысы аяныч - халык алдында газета адресына әйтелгән дәлилсез гаепләү сүзләрен генә кире кайтарып булмый шул... Әйе, бу очракта безне дә: “Ник тикшермисез?” дип гаепләп була. Әмма шуны аңлагыз, дуслар, безгә хатлар өлкәнең төрле почмакларыннан килә, без һәр хәбәрчебезне хөрмәтлибез һәм аның намуслылыгына сәбәпсез шикләнергә хакыбыз юк. Шигырьләрне авторның үзебезгә нинди мөнәсәбәттә булуына түгел, иҗат җимешенең сыйфатына карап нәтиҗә ясыйбыз. Ә мондый ялгышлыклар авторның үзе белән якыннан таныш булмаган очракта гына китә. Нәкъ менә шул сәбәпле уңайсыз охшаш хәл Вагай районыннан килгән хатлар авторы белән дә булды. Ул шигырь язу техникасын оста кулланып иҗат ителгән тирән эчтәлекле, матур шигырьләрен җибәрә башлагач, “Әдәби Төмән” түгәрәге утырышында Сәгыйть абый Сагитов аның турында:“Бик өметле егет”, - дип мактады да әле. Күңелгә беренче шик автордан “чыктым аша күпер” кебек язылган мәкаләләр килә башлагач барлыкка килде. Аларда фикерләренең эзлеклелеге дә, шигырьләрендә кулланган тел байлыгы да күренмәде. Нәтиҗәдә, бездә, бу шигырьләр белән хатлар авторының бөтенләй уртаклыгы юк икән, дигән уй барлыкка килде. Ә бераздан ул тагын берничә шигырен җибәрде. “Яңарыш”ның туган көне” дигән шигырьдә:

“... Быел көздә сиңа 25.
Айлар үтә һәм еллар үтә,
Барлык күңелләр безнең уңыш.
Яшәү җирдә шулай дәвам итә.
Кайнар хисле дуслар, Чаллы данын
Күтәрәбез һаман биеккә...”

Кызганычка каршы, автор Чаллы сүзенең Татарстан җирендәге шәһәр исеме икәнен белми, шуңа хата җибәргән дә... Ә “Азат абый Сәгыйтовка багышлыйм” дигән шигырендә сүз бөтенләй туган як турында бара:

“... Хәзергә сау бул, онытмам.
Ышан син, туган ягым! ...”

Әгәр ул шигырьдәге “туган ягым”ны “Азат абый” сүзенә алыштырган булса, кем белә, бәлки, шигырь уңышлы гына басмага үтеп тә китәр иде. Бу мисалларда “авторның” игътибарсызлыгын белеме җитмәү һәм җәзасызлыкны тоюдан дип уйлыйбыз.

Шуны да өстәп әйтергә кирәк: редакциягә килгән кайбер шигырьләрнең куплетлары бала чакта әни-әбиләребездән ишеткән җыр-такмакларыннан ягъни халык авыз иҗатыннан алынган була. Кайвакыт сәхнәдән автор яңа иҗат иткән шигырен сөйләгәндә, залдан: “Мин мондый җырны беләм”, – дигән тавышлар ишетелгән очраклар кабатлана. Күрәсең, балачакта ул такмак-җырлар күңелгә кереп сеңгәннәр дә, инде “үземнеке” булып ак кәгазь битләренә яталар...

Китергән мисаллар, әлбәттә, бик ямьсез күренеш, моны без кайбер законнарны белмәү, аңламау аркасында барлыкка килә дип аңлыйбыз. Бу адым - плагиатлык. Яхшырак аңлашылсын өчен русча аңлатмасын карап үтик: «ПЛАГИАТ - умышленное присвоение авторства на чужое произведение науки, литературы или искусства в целом или в частности. По законодательству РФ влечет уголовную ответственность. Әгәр туган телгә тәрҗемәләп, гади итеп әйтсәк, бу – караклык дип атала».Чынлап та, хәзерге вакытта закон моңа бик җитди карый.

Ә инде шигырьләргә килгәндә, шигырь язу, сәләттән башка, автордан зур җаваплылык, әдәплелек тә таләп итә. Аннары, шигырь аннан-моннан җыеп, кемнеңдер иҗат җимешен синоним сүзләр белән алыштырып, яраклаштырып языла торган әсәр түгел ул. Һәм аны: “Бер тында язып алдым”, “Көн дә бер яки ике шигырь язып торам” дип әйтер өчен язмыйлар. Шигырь – хис-тойгылар нәтиҗәсендә туган акыл-зиһен һәм йөрәк җимеше ул. Әгәр фәнни телдә әйтсәк, шигырь – ул тезмә формага салынган, сүзләр, иҗекләр ритм таләбенә ярашлы итеп урнаштырылган әдәби әсәр. Шуңа да шигырь язучыдан шигырь төзелешен яхшы белүе, нәрсә ул строфа, ритм, рифма, шулай ук шигырь үлчәмнәрен (хорей, ямб, дактиль, амфибрахий, анапест, пиррихий, спондей) ачык күзаллавы, тел-сурәтләү чараларының лексик чараларын, тропларны (метафора, метонимия, синекдоха һ.б) оста куллана белүе сорала. Шигырьдә җөмлә түгел, хәтта бер буш сүз дә булырга тиеш түгел. Әгәр үрнәк өчен генә М.Җәлилнең шигырьләрен карасак, аның һәр җөмләсе күңелгә сеңеп, канатлы сүз, әйтем-мәкальгә әйләнә, ә җанда күпме хисләр, тойгылар уята. Шуны күздә тотып, шигырь язарга сәләте булган һәркем башта шигырь язу техникасын яхшы үзләштерергә, классик шагыйрьләребезнең әсәрләрен укырга, тел байлыгын үстерү юнәлешендә эшләргә тиеш. Һәм аның төп максаты бер сәгать эчендә шигырь язып алып, тизрәк халыкка җиткерү түгел, ә кабат-кабат укып, төзәтеп, рәткә салгач кына (моның өчен сәгатьләр түгел, хәтта айлар кирәк булачак) укучылар игътибарына тәкъдим итү булырга тиеш. Соңыннан йөзгә кызыллык килмәсен, ә киресенчә, горурланып укый, сөйли алырлык булсын өчен, дип әйтүебез.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума