Кайчак сүзләр тезмәсеннән
Үреп багам читәннәр;
Үреп багам, сүтеп ягам,
Күрми аны бүтәннәр.
Сүз тезмәсеннән читәнне
Кыен түгел үтәсе;
Мөмкин аны яндырырга,
Читен түгел сүтәсе.
Сүздән үргән читәннәрем
Йөрәк утында янды.
Тартып алучысы юкка
Көлгә-күмергә калды.
Сүз тезмәсеннән читәннәр
Кирәк булган үрмәскә;
Тәүге хистән үрелгәнен
Кирәк икән сүтмәскә.
Сүздән койма коеп булмас,
Гомерем калды кыска;
Шигъри хисләрнең тәүгесе
Әйләнде күмер-кузга.
Сүздән коймалар коярга
Ирексездән соңладым.
Дәртем сүнгән, гомер үткән,
Соң икәнен аңладым.
ЗИЛӘ.