Материалы

Солдат хатларына җавап

последние и лучшие новости искусства в мире

“Яңарыш” газетасының 2019 елның 6 нчы санында Клим абый Садыйков җибәргән билгесез себер татар шагыйренең “Авылдашларыма”, “Сакта ил улы” дигән шигырьләрен бик яратып кат-кат укыдым. Укыган саен укыйсы килә. Бу ике шигырьдә авторның бик тирән тойгылары, җавапсыз хисләре чагылдырылган.

57-58 ел буена башта авторның йөрәк сандыгында, соңыннан Клим абыебыз еллар буе саклаган искиткеч матур, тирән эчтәлекле шигырьләре дөнья күрде.

“Яраткан кызына атап язган 5 шигъри хаты да бар”, - дип язылган. Бәлки, бу поэмадыр. М.Г.Х. авторының исем-фамилиясен дә инде тулысынча язарга да мөмкин булыр. “Себер татарлары талантларга бик бай” дигән фикергә мин дә кушылам. Ул тагын да бер кабат бу исемсез шагыйрьнең иҗатында исбатланды.

Шулкадәр якын сүз: “Авылдашларыма”. Авторның шигыре шулай аталган. Егетнең солдат вакытында язган бу юллары бик көчле, тирән мәхәббәт белән сугарылган: “Туган җир ул якын була икән, һичбер вакыт чыкмый күңелдән. Авылдашларымнан алган җылы минем йөрәгемә күмелгән». “Сакта ил улы” шигырен укыган саен күз алдыма олы җанлы гади генә, илен бик каты яратучы солдат килеп баса. Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә патриотик рухта тәрбияләнгән солдат бер кузгалмый сакта тора», “Кар бураны биткә сукса” да, «Тун эченә кереп уйнаса да» кебек эпитетлар, сынландыру, чагыштыру ысул-чараларын автор киң куллана:

“Җил сызгыра,...
Ыңгырашып иелә агачлар...”
Бу Ватаны өчен җанын бирергә әзер егет:
“Салкын... Ләкин мин үз урынымда.
Куркытмыйлар карлы бураннар.
Җылыта мине йөрәк ялкыны,
Ватанымның яккан учагы”
, - дип яза.

Патриот егетнең соңгы шигъри юллары бик тәэсирле, ул үз халкын тынычландыра:

“Тыныч йокла, халкым, без сакта чак
Күтәрмәс баш безнең дошманнар».

1990-2000 нче елларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыткан вакытымда “Яңарыш” газетасында бастырылып чыккан күп авторларның шигырьләрен мәктәп программасына кертсәләр, бик тә яхшы булыр иде, дип уйлый идем.

Ә бит хәзерге яшүсмерләрнең бөтен омтылышлары, хыяллары, көнкүрешләре: компьютер, интернет, интернетта чыгарылган уеннар...

Шәһәрдә яшәүче кайбер татарлар “Яңарыш” газетасының барлыгын да белмиләр. Кая инде алар балаларына татар китаплары укысын да, газета белән мавыксын?

Ә инде бу билгесез себер татар шагыйренең калган шигырьләре исем-фамилиясе белән “Яңарыш”та бастырылып чыгар дип өмет итәм. Мондый намуслы шагыйрь иҗаты билгесез калырга тиеш түгел!

Рәхилә УРАЗАЕВА, ветеран укытучы. Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума