Материалы

Тәнкыйть. Нәрсә ул?

последние и лучшие новости искусства в мире

“Яңарыш” газетасының 2014 елгы 51 нче санында С.Сагитовның “Тәнкыйть сүзе кирәкме?” дигән соравы бик вакытлы күтәрелгән. Шул ук елда 47 нче санда басылган “Сезнеңчә ничек?” исемле минем мәкаләм дә шул ук проблемага багышланган иде. Соңгы елларда өлкәбезнең татар матбугатында күп кенә фәнни, публицистик, әдәби проза, шигъри әсәрләр дөнья күреп килә. Бу шатландыра, әдәбиятыбызда яңа авторлар, яңа темалар, жанрлар туып тора, себер татарларының иҗади көчләре үсүен күрсәтә. Һәр басылып чыккан китап, газета битләрендә бәяләмә таба, ләкин күпчелек очракта авторларның хезмәте берьяклы гына ачыклана, тирән анализ ясалмый, уңышлы яклары гына күрсәтелә. Мондый анализ авторларның осталыкларына, үз алларында һәм укучылар алдында җаваплылыкларына этәргеч ясыймы?

Башта тәнкыйть нәрсә ул һәм нинди булырга тиешлеген карап китик. “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” тәнкыйть сүзенә түбәндәге аңлатманы бирә: 1. Кешенең берәр эшен яки эшчәнлеген яхшырту максатыннан кимчелекле якларын тиешле дәлилләр белән күрсәтү, тикшерү. 2. Фәнни, политик, матур әдәбият, сәхнә һ.б. әсәрләрен тикшерү, аларның уңай һәм кимчелекле якларын ачу белән шөгыльләнә торган махсус әдәби жанр [III том - Казан, 1981-222 б.]. Шулай итеп, тәнкыйть - ул әсәрнең уңай һәм кимчелекле якларын күрсәтү булып чыга. Бу яктан караганда, бездә тәнкыйть әле үзенә тиешле урын тапмаган, әдәби тәнкыйть жанры да әлегә яралгы хәлендә генә тора. Шул ук С.Сагитовның мәкаләсен алсак, ул җирле шагыйрьләребез иҗатына кыскача күзаллау ясый, тематикаларына туктала. Аны шартлы рәвештә генә тәнкыйть дип атарга булыр, чөнки анда тик Хәлил Вагайлы шигырьләренең рифма, ритм ягыннан аксавын гына күрсәтеп үтә. Башкаларда бары да яхшы, бары да шома. Мондый тәнкыйть авторларны үзләренең иҗаты турында югары фикердә булуларына, иҗат эшендә югары осталыкка ирешүләре турында уйлауларына китерә түгелме?

Басылып чыккан һәм мактау белән каршы алынган китапларның күп санлы җитешсезлекләрен күрсәтергә була. С.Сагитовның “шигырь ул бит Коръән сүрәсе кебек кечкенә генә күләмдә зур мәгънәле әсәр булырга тиеш” дигән фикере белән тулысынча килешәм (Ләкин сүрәләрнең бик зурлары да бар. К.С.). Күп кенә авторларыбыз очсыз-башсыз опусларын (язма, әсәр) шигырь дип тәкъдим итәләр. Нәрсә ул шигырь һәм шигърият, поэзия дигән сорауга да җавап биреп карыйк.

“Шигырь ул – аваз һәм иҗекләре матур яңгырашлы итеп билгеле бер тәртипкә салынган сөйләм...

Шигъри сөйләмне гадәттәге тормыш итү максаты, сәясәтне яңгыравыклырак итү, кемгә дә булса акыл сату яки вәгазь өчен дә файдаланалар – бу очракларда шигъри сөйләм поэзия бишегеннән атып бәрелә. Алай гына түгел, кайвакыт хәтта фәнни иншалау шигыре пәйда була, шигъри рекламалар да диварларга менеп утыра. Боларның, әлбәттә, шулай ук поэзия белән һичнинди уртаклыгы юк... Нәрсә ул поэзия, нәрсә ул - башка сүз белән әйтсәк - чын шигърият?... Шигърият ул - туры мәгънәдә әйтеп түгел, бәлки күчерелмә сурәтлелек аша күңелдә канәгатьләнү тойгысы уята торган сәнгать төрләренең берсе – сүз сәнгате. Шигърият осталыгының сүз сәнгатендәге төп шарты - матурлык тойгысы бөркелеп торган күркәм мәгънә булдыру” [Х.Курбатов. Шигырь энҗеләре ничек барлыкка килә. - Казан: Фикер, 2002. – Б. 5-6]. Бу билгеләмәдән авторлар үзләренә тиешле нәтиҗә ясасалар иде.

Әсәрләрне бастыруда редактор һәм редакцияләүнең дә роле зур. Редактор һәм редакцияләү төшенчәләренә дә тукталып китик. Әдәби әсәрне басмага әзерләгәндә редакторның җаваплылыгын онытмаска кирәк. “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә редактор вазыйфасы түбәндәгечә аңлатыла: “Редактор - 1.Нинди дә булса текстны редакцияләүче. 2.(Китап, газета, журналларны һ.б.) бастырып чыгару эшенә җитәкчелек итүче, аның эчтәлеген билгеләүче һәм раслаучы”. “Редакцияләү” - 1. Нинди дә булса текстны укып төзәтү (дөресләү); аны басу өчен әзерләү. 2. Китап, газета, журналларны басарга әзерләү, төзәтү һәм бастырып чыгару эшенә җитәкчелек итү [т.2, б. 586].

Авторларыбызның әсәрләре редакцияләүчеләр әһәмиятсезлеге (компетентсызлыгы) аркасында күп хаталар белән басылып чыга. Монда сүз шигырь төзелеше турында гына бармый, ә күпләгән орфографик, пунктуация хаталары китүе турында да бара. Ә бит басма әдәбият аркылы укучыбызны грамоталылыкка да өйрәтәбез түгелме? Тәнкыйть кирәк. Ул авторларның җитешсез якларын бетерүгә ярдәм итә, әсәрне басмага тапшырганчы, тиешле тикшерүне сорый. Бу инде авторның җаваплылыгын, редактор компетентлылыгын таләп итә. Авторларның да, редакторларның да китапны басмага тапшыруда җаваплылыклары югары булырга тиеш. Авторлар, редакторлар, “Яңарыш” газетасы һәм аның каршында эшләп килүче “Әдәби Төмән” түгәрәге бу мәсьәләләргә әһәмият итсә иде дигән теләктә калам. Хөрмәт белән

Клим САДЫКОВ, доцент, халык мәгарифе отличнигы, Тубыл шәһәре себер-татар язучылары оешмасы рәисе.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума