Материалы

Тәнкыйть сүзе кирәкме?

последние и лучшие новости искусства в мире

Газета укучыларга җирле шагыйрьләребезнең, минемчә, әйбәт, матур әйтелгән фраза-өзекләрен күрсәтеп китәсем килә. Әйткәнебезчә, шигырь ул бит Коръән сүрәсе кебек кечкенә генә күләмдә зур мәгънәле әсәр булырга тиеш. Менә мисал итеп Фәхриҗамал Утяшеваның шигыреннән бер өзек:

Көтмәгәндә сынды күңел
Сөю хыянәтеннән.

Гафу үтен, миннән түгел
Яшьлек мәхәббәтеннән.

Ә Гөлфизәр Абдрахманова язган:

Яшьлегемне болыт каплап үтте,
Язмышымны кырау суккандыр.

Бәхет-шатлык, хәтта мәхәббәт тә
Мине урап кабат узгандыр.

Мәхәббәт темасы шагыйрәләребез иҗатында аерым урын алып тора. Менә тагын Клара Кучковскаяның шигыреннән өзек:

Әй, мәхәббәт, мәхәббәт,
Мәхәббәт – син исерек.

Чайкаласың, тибрәләсең,
Судагы көймә кебек...

Галия апа Абайдуллина болай язган:

Мәхәббәтнең яше булмый икән,
Һәрнәрсәнең яше булса да.

Мәхәббәт – ул изге бер хис икән,
Алты, җиде дистә тулса да.

Җирле шагыйрьләребезнең иҗатында лирик шигырьләр дә җитәрлек. Беренче рәттән мин Гөлнур апа Хәйруллинаның иҗатын әйтер идем. Мисал өчен:

Йолдыз булып туган булсам,
Атылыр идем җиргә.

Сиңа төшкән авырлыкны
Күтәрер идек бергә.

Гөлнур апаның балалар өчен язган шигырьләре дә бик аңлаешлы язылган.

Рәкыйп Ибраһимовның да лирик шигырьләре җитәрлек. Менә мисал өчен:

Ак болытлар язгы җилләр белән
Агып үтте туган ягына.

Хәтерләтеп үткән яшьлегемне,
Күңелемне салып сагышка.

“Яңарыш”ка килгән шигырьләрнең күбесендә бөтен татарларны борчыган татар милләтен саклап калу, телебезне онытмау, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклау темасы. Без бит шушы темаларны, проблемаларны күтәреп шигърияткә килеп кердек дисәм дә дөрес булыр. Мисал өчен, яңа исем - Хәлил Вагайлы. Ул үзенең беренче  шигырьләрендә ачынып татарның, себер татарларының тарихын истә тотып, гореф-гадәтләрне, динне яклап яза:

Татарымның Искер җирендә
Изгеләрне искә алырмын.

Әткәм, инәм яткан астанада

Дога укытып, хәер бирермен.

Сабан туйга чакырып язган шигыре дә, минемчә, отышлы чыккан.

Уйна, дустым, гармуныңны
Сабан туйлар җиткәндә.

Татар моңнар канга сеңсен

Коштай атлар очканда.

Хәлил шигырьләрен тикшереп, рифма-ритм ягыннан шомартса, аның, тиз арада китап чыгарырлык шигырьләре бар.

Бу мәкаләмдә барлык шагыйрьләрнең иҗатына бәя бирү максатым юк, тик менә бер мине генә борчымаган теманы күтәреп, курыкмастан, турыдан-туры үзенең татар милләтен яклап, шушы заманда милләтнең кимсетелүенә, үзебезнең шундый “Мөшкел” хәлдә булуыбызга ачынып язылган шигырьләрне читләтеп үтә алмыйм. Беренчедән, Рәкыйп Ибраһимовның иҗатын әйтер идем. Мисал өчен бер өзек:

Соңга калдык, бик күп сулар акты,
Кире кайтыр микән татарлык?

Рәхәтләнеп халык әлифбасын,
Габдулласын укып, язарлык.

Шушы рәткә мин Әлмөхәммәт Хәбибуллинның шигырьләрен кертер идем.

Әллә нинди мифлар уйлап, руслар
Барлык җиргә хуҗа булдылар.

“Ермаково-городище”, - диеп

Байтак җиргә крестлар куйдылар.

Мондый юллар язуга батырлык та кирәктер. Галия апа Абайдуллина да бу темага күп шигырьләр яза. Искер җирен, Себер татарының тарихын саклау турында ачыктан-ачык әйтә:

Күрше кубызына биеп торсак,
Кем булабыз бүген? Әсирме?

Мирас Искер җирен торгызырга
Мөселманнар бүген әзерме?

Галия апаның эшчәнлеге генә ни тора? Ул балалар өчен дә яза, прозаик әсәрләре дә җитәрлек.

Язмамның ахырында тагын минем өчен бер яңалыкны әйтер идем. Күп кенә шагыйрьләрнең шигырьләренә язылган җырларны ишетсәк тә, ә менә Ә.Хәбибуллин, Хәлил Вагайлы үзләренең шигырьләрен көйгә салып, үзләре башкаралар. Тагын да Тубыл шагыйре С.Бекенин үзе язган җырларны скрипкада уйнап-җырлап күрсәтә.

Өстәп нәрсә әйтәсем килә? Сезгә күрсәткән шагыйрь-шагыйрәләребез бөтенесе пенсионерлар. Аллаһы Тәгаләдән аларга саулык-сәламәтлек сорап, иҗади уңышлар теләп калам.

Сәгыйть САГИТОВ.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума