#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Тормыш сабаклары”

последние и лучшие новости искусства в мире

Минем яраткан шагыйрәмнең - Галия Абайдул-линаның тагын да «Тормыш сабаклары» дигән шигырь китабы чыкты. Бу җыентыкта ике поэма «Тормыш сабаклары», «Язмышмы... әллә ялгышмы?» һәм 108 шигыре бастырылган. Кереш сүзендә автор «Бу поэмалар һәм шигырьләр нигезендә замандашларга - истәлек, бүген яшәгәннәргә - тарих дәресе»; «Күп кенә очракта поэманың төп герое - автор үзе», - дип яза. Сугыш чоры баласы күп күрәчәк күргән, шулай да, тырышлыгы, корычтай ихтыяр көче белән укып, белем алып, атказанган укытучы дәрәҗәсенә күтәрелгән.

Бу бәләкәй генә, гади генә хатынның рух көченә, илһам байлыгына сокланып, таң каласың, чөнки, Галия апа, ялга чыккач кына каләм тибрәтә башлаган, бүгенге көндә утызлаган шигырь китабы чыкты. «Зилә» псевдонимында чыга башлаган иҗаты барча татар халкына адресланган, бигрәк тә, җирле халыкның көн-тормышын исбатлый. Хәтта үзе «Туңып сикергән аңлар, бәлки, туеп сикергәне аңламас», - дип яза. Киң җәмәгать, төрле яшьтәгеләр үз күңеленә ятышлы хисләр, мәгълүматлар алалар. Балалар өчен, махсус китабыннан башка - «Мин телемне яратам», һәр китапка мәзәкле, тәрбияви шигырьләр кертә. «Тормыш сабаклары»на - «Марат», «Елак-мылак», «Бәхетле булыйк», «Пескәем», «Гөлгенә», «Әптүш-сәрхүш» һ.б. шигырьләре кергән.  

Яшүсмерләрне дөрес мәхәббәт хисе белән таныштыра, «шагыйрь буласы да түгел идем, шагыйрь итте сөю сагышы», себер табигатенең гүзәллеген күрергә өйрәтә. «Үзем дә табигать баласыдыр, җирләр, күкләр белән сөйләшәм»... Урта яшьлеләрне дөньяның фәлсәфи мәгънәсенә төшендерә, ак белән караны аерырга искәртә:

«Онытмагыз, фани дөнья
Барыбыздан кала ул.
Шашып дөнья куганнарны
Тәмугларга сала ул».

Өлкән яшьтәгеләрне, үзе намазда булгач, ахирәтне, иман турында уйларга мәҗбүр итә «...Мәчеткә җыелыгыз, кушканнарны үтәгез һәм тыйганнан тыелыгыз», «хәзер күп йөри алмыйм, үзегез килегез», - ди. Шулай да, вакыйгалар турында хәбәрдар ул, искиткеч аек акылы белән сокландыра.

Галия Төхвәтулла кызының иҗатын кызыгып укыйм, уй-фикерләр тәңгәл килә, хәтта мин, шулай матур итеп фикеремне җиткерә алмыйм. Укыган саен үкенеч хисен тоям - барча милләттәшләрем укысын иде бу «тәрбияви энциклопедияне» һәм киңәшләрне кулланып яңа дөньяви караш булдырсыннар иде. Китапларын Галия Абайдуллинаның китапханәләрдә сорагыз, укыгыз. Ә Галия апага яңа иҗади уңышлар!

Гөлсинә ТАШКЕЕВА, Тубыл шәһәре

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836