#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тормышыбызга ямь өстәүчеләр

последние и лучшие новости искусства в мире

Мәктәптә укыган елларда әдәбият дәресләре аша танылган татар зыялылары Г.Тукай, Х.Туфан, К.Нәҗми һәм башка профессионал шагыйрь-язучылар әсәрләре белән танышып бардык. Мәркәзәбез Казан, ямьле Идел буйлары, Татарстанның матур, йомшак табигате турында без, себерлеләр, кышкы салкын классларда, тәрәзәләрдәге кыш-рәссам сурәтләгән бизәкләргә сокланган килеш, көчле хисләрдә язылган шигъри юлларны горурланып укыдык. Шул чакта җирле каләм осталарыбыз да үзебезнең кырыс табигатьле Себерстаныбызны шулай җанландырып, чиксез ярату белән кеше күңеленә җиткерерлек итеп тасвирлый алырлар дип уйладыкмы икән?! Туган җиребезнең матурлыгы, балыкларга бай күлләре, мүк җиләге үскән сазлыклары, урман-кырларын яраткан һәм халкының киләчәген кайгырткан кеше генә бу турыда башкаларга төгәл итеп җиткерә ала. Һәм, ниһаять, шундый затлар әкренләп милләтебезгә кагылышлы эчтәлекле шигырьләре белән иҗат күгебезне яулый башладылар.

Хәзерге көндә өлкәбездә талантка бай, тормыш тәҗрибәсе туплаган, әдәби иҗат белән күп еллар шөгыльләнгән җирле шагыйрь-шагыйрәләребезнең әсәрләре белән “Яңарыш” газетасы аркылы танышып барабыз. Кышкы табигатебезне “Тылсымлы энҗе карлар” белән бизәгән Хәлил Вагайлы, “Бәхет юлы бер генәме?” - дип кызыклы сорау биргән Сөнгатулла Бекенин, “Тән саулыгы – тирән байлык, тыңлыйк олыларны”, - дип нәсихәт әйткән Сәгыйть Сагитов, “Яшәгез, яшьләр, дәртле йөрәк белән”, - дигән үгете белән Рәйханә Алимова һәм шулай ук өлкәбезнең танылган оста сүзле, заман белән бергә атлаган, ил язмышы белән бәйләнешле шигъри юллар авторлары Галия Абайдуллина, Фәхриҗамал Утяшева, Рәкыйп Ибраһимов, Гөлфизәр Абдрахманова, Клара Кучковская һәм башкалар. Әйтергә кирәк - һәр шагыйрь үзе бер дөнья. Һәрберсе үзенчәлекле һәм, һичшиксез, әһәмияткә ия. Авторларның тормышка карашлары, хыял-хисләре,  тарихи образлар аркылы себер татарларының язмышлары һәм яшьләргә үгет-нәсихәтләре шигъри юлларында ачык тасвирланган. Аларның иҗатлары төрле темаларга кагылышлы. Әйтергә кирәк, сәләтле шагыйрьләребезнең лирик әсәрләре, бәет һәм мөнәҗәтләре, шаян һәм юмористик шигырьләре, тарихи поэмалары үзләре тудырган иҗат дөньяларын, күңел түрләреннән чыккан гүзәллекне, уй-кичерешләрне чагылдыра. Куанычка каршы, өлкәбездә сәләтле иҗат ияләре күп һәм алар белән янәшә “Шигърият” рубрикасында яңа исемнәр дә барлыкка килә.

 Газетаның быелгы 1-2-нче саннарында Фәрит Ермышевның “Буыннар бәйләнеше” дигән язмасы басылып чыкты. Сугыш дучарына эләккән фаҗигале язмышлар әлегә чикле күңелләрне тетрәндерә, кешеләрне ваемсыз калдырмый. Фәрит абый шигырь язу белән күптән мавыга. Аның иҗат җимешләре белән социаль челтәрләр аша танышырга туры килде. Ә инде “Яңарыш”ыбыз битләрендә язмасы чыккач, тиздән шигырьләре дә дөнья күрер дигән өмет бар.

Халкыбызның күңел түрен күтәреп, мәдәниятебезгә нур сипкән, әхлак кагыйдәләрен саклаган гүзәл шигырьләре белән яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертүче тылсымлы каләм осталарына иҗади уңышлар телисе генә кала.

Зәкия СӘЕТОВА, Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836