Материалы

Уйлар тирбәлешендә

последние и лучшие новости искусства в мире

46-5Чын күңелдән шигърият иясе кешеләренә ак көнләшү белән көнләшәм. Беләм, шигырь язу өчен күңел сафлыгы, илаһи зат булу кирәк, дөньяның ачысын-төчесен, утын-суын кичеп, мәшһүр биеклеккә күтәрелеп, хис-тойгыларның чиксез бай булуы зарур. Әмма бу гына аз, болар бик күп кешеләргә хас. Иң мөһиме, Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән аерым бер сәләт һәм бүләк дияр идем. Барлык кеше дә үзендә шундый сәләт барлыгын сизми, ул аның тишелеп чыга алмыйча югалып кала. Ә менә Себер җирендәге бүгенге шагыйрь-шагыйрәләребез, күл өстенә су астыннан калкып чыккан төнбоеклар кебек, тирә-якка илһам, ямь биреп торалар.

Аларга карап сөенмичә дә булмый. Ни өчен? Чөнки шигърият үлемсез. Авторы бу дөньядан китсә дә, аның сүзләре, фикерләре исәннәр арасында маяк булып балкыячак.

Халык күңелендә мәртәбәле урын яулаган Зиләнең күптән түгел генә “Уйланулар” исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Тубыл шәһәрендә яшәүче Галия апа Абайдуллинаның бу 11нче китабы. Шактый калын гына - 114 битлек китапны аеруча кызыксыну белән укып чыктым. Сугыш чорымы, хәзерге заманмы – шигырьләр эчтәлеге тәңгәл килә. Арасында кайберләрен күңел тулмыйча, күз яшьләрсез укып булмый. Туган як, Иртеш буен, яшьлек елларын автор аеруча зур ихтирам белән оста тасвирлый. Ә менә замана демократларын, намуссыз депутатларын һәм чиновникларны Галия апа яхшы камчылый. Туры сүз, кискенлек белән тәнкыйтьли. Аналарга, балаларга, туган тел, дин һәм аерым шәхесләргә багышланган шигырьләр бик күп. Әйтәләр бит: “Күңел күзең күрмәсә, маңгайдагы күз белән генә күрмисең”, - дип. Иң мөһиме – һәрбер шигырьдән үзеңә кирәкле, файдалы бер юл булса да табасың. Димәк, халык күңеленә яраклы һәм кирәкле шигырьләр.

“Уйлар тезелешеп басканнар һәм
Мөмкин түгел алга үтәргә;

Уйлар бәхәсләшеп алып килә

Гомер йомгакларын сүтәргә.

Чират торып күп сораулар борчый:
Йөртә микән безне язмышлар?

Нигә алданабыз, абынабыз?

Көтеп тора әллә язмышлар?

Тормыш сандыкларын актарамын
Искә алып үткән-киткәнне;
Үкенүләр соңга калып килә,
Үзгәртеп тә булмый үткәнне.

Уйларның очына чыга алмыйм,
Юл кыскара киләчәгемә;
Сораулы уйларны алып китәм,
Күп калмады китәчәгемә”... –

Автор фикерләреннән соң, китап шундый юллар белән башлана. Тик соңгы ике юл һәм башка кайбер шигырьләрдә авторның каядыр китәргә җыенуы, саубуллашкан сыман язып куюы эчне пошыра. Галия апа, сез беркая да китмисез! Сезнең гомер үлемсез! – дип кычкырасы килә. Еллар үткән саен шигырьнең эчтәлеге, мәгънәсе, сүзләре илаһи нур булып рухи көчлеләнә генә бара. Галия апа иҗатындагы сүрәт-рәвешләрнең тирән тәэсире күңелләребезгә сеңеп, аның үзен үлемсезгә әйләндерә. Киләчәк буынга рухи тәрбия чыганагы бездә хәзинә булып сакланачак һәм аның иҗаты мәңгелек. Әле алда бик күп уйланулар, бик күп шигырьләр өметләнәбез. Галия апаның үзенә исәнлек-саулык, иҗат чишмәләре саекмавын, күңелләре көр булуын һәм аңа яңадан-яңа уңышлар теләп, тагын яңа китаплар көтеп калабыз.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума