Материалы

Язмыш тарафыннан дучар ителгән шагыйрь

последние и лучшие новости искусства в мире

33-5“Яңарыш”  белән Самара өлкәсе татарларының “Бердәмлек” газеталары 26 елга якын инде почта аша газеталар алышып, дус, аралашып яшиләр. Шагыйрь Гакыйль Сәгыйровның иҗаты белән беренче тапкыр “Бердәмлек” газетасында таныштык. Шагыйрьнең шигырьләре гадилеге, үзенчәлекле булулары белән башкалардан аерылып тора, эчтәлекле, матур язмалары да сокландыра. Менә алдыбызда Самарада “Медиа-Книга” нәшриятында бастырылган “Гакыйль Сәгыйров. Үзе турында һәм барысы да аның турында” дигән китап. Аның авторы һәм нәшер итү өчен әзерләүчесе “Бердәмлек” газетасы редакторы Рәфгать Әһлиуллин. Китап Самара өлкәсе хөкүмәте өлкә татар милли-мәдәни автономиясенә биргән мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге губерна гранты акчасына нәшер ителә.

Басманың беренче битендә болай дип язылган: «Укучыга тәкъдим ителүче бу китап озак еллар Самара өлкәсенең Кошки районы, Иске Фәйзулла авылында яшәгән һәм 16 яшендә каты авыруга дучар булып, аягы һәм куллары хәрәкәтсез калгач, каләмен тешләре арасына кабып, шигырьләр, хикәяләр язган, рәсемнәр ясаган  каһарман якташыбыз, Татарстан язучылары берлеге әгъзасы, Гаяз Исхакый, Шәйхи Маннур, Сәхәб Урайский, Габделҗаббар Кандалый әдәби бүләкләре, халыкара “Филантроп” премиясе лауреаты Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның тормыш һәм иҗат юлына багышлана.

Ул – сигез китап, егермедән артык графика рәсемнәр авторы. Аның әле дөньяга чыкмаган йөзләгән шигырьләре, хикәяләре, рәсемнәре бар.

Бүген Гакыйль Сәгыйров күңелләребездә безнең белән яши, халкыбызга хезмәт итә. Бу китап нәкъ шул турыда.

Шушы басмага Гакыйль Шәрифулла улының төрле елларда төшкән фоторәсемнәре, күренекле шәхесләрнең аның турында язган язмалары, шагыйрь-рәссамның  иҗаты, биографиясе кертелгән. Балачагы, үсмер еллары, бәлага тарыган вакытларын әдип күңелгә үтеп керерлек итеп үзе тасвирлаган. Аларны укып, кешедә күпме ихтыяр көче, яшәүгә өмет, файдалы эш эшләп калуга ашыгу барлыгына ышанасың. Шагыйрь ифрат кыен шартларда үзенә мисал, максат итеп Николай Островскийны (“Корыч ничек чыныкты”), Муса Җәлилне (“Моабит дәфтәрләре”) куя. Алар аңа яшәргә этәргеч көч, мораль стимул бирәләр. “Нәрсә ул тормыш? Нәрсә ул яшәү?” дип язып калдырган тормыш турындагы уйлары гына да тетрәндергеч”, - ди Рәфгать Нәбиулла улы. Ниндидер бер мизгел кеше язмышын хәл итә дә куя, егет агач башына менеп егылмаган булса...

“Кешелек дөньясы яшәгән вакытта тарих дәвам итә. Безгә алмашка киләчәк буын кешеләре Гакыйль Сәгыйров феномены турында тулырак итеп, аңлаешлырак итеп язарлар әле, дип ышанасы килә.

Ә бу беренче китапны язуда, төзүдә һәм дөньяга чыгаруда ярдәм итүчеләргә, бигрәк тә өлкә хөкүмәтенә чын күңелдән рәхмәт әйтергә кирәк”, - дип тәмамлый китабын Рәфгать Әһлиуллин.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума