#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Үтемле шагыйрьләр-әдипләр

последние и лучшие новости искусства в мире

«Яңарыш» газетасының «Шигърият» битендә Галия Абайдуллинаның, Әлмөхәммәт Хәбибуллинның шигырьләрен еш кына күрәбез. Мин инде, гафу итәсез, кайбер шигъри юлларда үземчә «ялгышлык» күреп, пародия дә язып куям. Галия апа Абайдуллина бер шигырендә болай язган:

Себер татарлары арасында
Бар шундый шагыйрьләр.

Алар арасында Әлмөхәммәт
Язып ята нинди шигырьләр...
Аңа мин пародия дә язып куйдым:
Бар шагыйрьләр үтемле
Әлмөхәммәт исемле.

Әйе, дөресен әйткәндә, Әлмөхәммәт Хәбибуллин сәләтле, талантлы кеше. Ул күренекле спортчы булган, тренер да, өстәвенә баянчы да... Белмим, Галия апа «үтемле» сүзенә нинди аңлатма бирер, ә минемчә, «үтемле» - халык күңеленә барып яткан шигырьләр булырга тиеш. Укучы күңеленә «кереп», «үтеп» диярлек Әлмөхәммәт Хәбибуллинның шигырьләрен укып, андагы тел өчен борчылуын, туган ягына сагынуларын, күп очракта тормыштагы булган проблемаларны күрсәтүе белән, һичшиксез, килешәсең. Кайбер шигырьләрендә әйбәт лирик юллар да очрый. Мисал өчен соңгы шигырендә мондый юллар бар:

...Иртеш буе минем туган ягым,
Авылым инде күлнең буенда.

Бала чагым сандугачлар моңын
Тыңлап үтте яшел болында.

Тагын юмор белән язылган шигыреннән бер өзек:

Мөселманча закон чыга
Дүрт хатын да алырга.

- Бер хатыннан туеп беттем,

Белмим кая качарга?

Өстәп әйтер идем. Әйе, Әлмөхәммәт Хәбибуллин Галия апа Абайдуллина белән беррәттән үтемле шагыйрьләр, күп китап авторлары. Төмән өлкәсендә аларның укучылары байтак. Алар һәрчак төрле чараларда, утырышларда катнашып халыкка танылган шагыйрьләр дип әйтергә була.

Язмамны Рабит Батулла сүзләре белән тәмамлар идем:

«... Син кеше күрмәгәнне күреп, кеше белмәгәнне белсәң, шул турыда язып аңлата, ышандыра алсаң, халкыңның язмышы турында ачынып яза алсаң – син Әдип!»

Сәгыйть САГИТОВ

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836