Материалы

Заһит Гаталхак улы Акбүләков

последние и лучшие новости искусства в мире

51-59 нчы декабрьдә “Яңарыш”ның якын дусты, җирле шагыйребез Заһит Гаталхак улы Акбүләков дөньядан китте. Ул – тумышы белән Башкортостанның Караидел районы, Иске Акбүләк авылыннан. 1956 елда урта мәктәп тәмамлый, Аскын авыл хуҗалыгы училищесында укып, механизатор һөнәрен ала. Үз теләге белән Казахстанга чирәм җирләрен үзләштерергә китә. 1960 елда армия сафларына алынып, хәрби училищеда укыганнан соң, калган гомерен отставкага чыкканчы хәрби хезмәткә багышлый. Шигырьләр яза. Шигырьләре 1990 елда “Яңарыш” газетасында бастырыла  башлый. Заһит абыйның “Себер моңы” (1995), “Тормыш бизәкләре” (2002), “Изгелек юлында” (2007), “Сафлык  чишмәсе” (2008) китаплары дөнья күрәләр. 2014 елны Зыятдин Низамов белән “Встречи-знакомства” китабын иҗат итәләр. “Яңарыш” редакциясе каршында эшләп килүче “Әдәби Төмән” түгәрәге шагыйрьне Татарстан Язучылар берлегенә кабул итүне сорап мөрәҗәгать итте. Аның иҗаты берлекнең шигърият остаханәсендә тикшерелеп, ул Татарстан Язучылар берлегенә әгъзалыкка тәкъдим ителде.

Заһит абыйның иҗаты киң һәм күпкырлы иде. Яраткан темалары яшьлеккә, анага, туган йортка, тормыш турында философик уйлануларга, матурлыкка, дингә багышланды. Россиянең һәм Төмән өлкәсенең күренекле  шәхесләрен данлады. Аның шигырьләре күләме,  фразаларның төгәл, һәр яктан җитеш  булуы белән аерылды.

Кайчан гына мөрәҗәгать итсәк тә, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булды, төрле темага шигырьләр таләп ителгәндә икенче көнне үк әзер әсәрен тотып килеп җитәр иде.

Ул өлкә татар милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы, В.Муравленко исемендәге премия лауреаты да иде.

 Заһит Гаталхак улы Нина ханым белән ике кыз тәрбияләп үстерделәр, оныклары белән юанды. Әдәпле, зыялы, кешелекле, ягымлы милләттәшебез Төмән өлкәсендә яшәүче якташларына якты истәлек калдырды. Ул безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума