Материалы

Үзем турында үзем

последние и лучшие новости искусства в мире

Ул чакта каеннар безнең авылга биектән аккан текә яшел шарлама булып ябырылалар иде. Тавыкларның иң яратып күкәй сала торган урыннары бакча башларына сыенган куе яшь каенлык булды. Менә мин шундый мул табигатьле авылда иң ярлы гаиләдә ачлы-туклы, иске-москы киеп үстем. Кармак таягы күтәреп торырлык хәлгә җиткәч, балык тотарга йөрдем. Аякларым кар ерырлык күтәрелгәч, куянга, кыр тавыкларына тозаклар кора башладым. Барганда-кайтканда хыялга, уйга чума идем. Нигә минем кием иске, итек тишек? Бер ыштан киеп йоклыйм, шуның белән мәктәпкә барам, урамда уйныйм. Өебез бик кечкенә. Ашаганыбыз бәрәңге, ул да бетеп куя. әти дә, әни дә кызганыч. Әти - рухы сынган кеше иде. Бабайны Совет власте атып үтергән.

Болыннарга, елга буйларында, урманда ялгызым йөри торгач, минем тамакка моңмы, аһәңме тула-тыгыла башлады. Бер заман алар тышка бәреп чыкты. Мин сузып-сузып кычкырам, көйләп–җырлап җибәрәм. Җанга рәхәт: очынып куям, йә исерткеч кайнарлыкта йөзәм.

Беркөн кичен гөмбә җыярга яраткан күрше абый безгә керде дә:

- Шәүкәт, урманда яныңа килергә курыктык. Яшелле- мөшелле тавышлар чыгарып уладыңмы, шыңшыдыңмы, еладыңмы шунда? – дип әйтте.

- Җырладым, - дидем мин оялып.

- Җырларның сүзләре була бит.

Шуннан соң нәрсә күрсәм, шуны сүзләр белән җырлый башладым. Күбрәк агачларга, үләннәргә, кошларга эндәшеп җырлыйм.

Шул чактагы җырларым-ның менә берсе:

И, каен, зифа каен,
Чыбыгыңнан күп кайгым.

Ник мин ач, ник ярлы мин,

Һаман, һаман да саен?

Мин урманнан кайтканда, капка төбебездә гөмбәче күрше абый тора:

- Ну, җырлады-ың! Гөмбә җыеп йөргән хатыннар сине тыңлап еладылар. Синнән шагыйрь – җырчы мазармы чыгачак, мин әйтте диярсең,- диде.

Шәүкәт ГАДЕЛША.
(2 томлы «Әдипләребез» китабыннан өзек)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума