#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Дини укулар

последние и лучшие новости искусства в мире

20-16Төмән дәүләт университетының сәламәтләндерү базасында өлкәбез дин әһелләре өчен чираттагы уку семинары үтте. Барлык мөмкинлекләр дә булдырылган бу базада өлкәнең төрле төбәкләреннән җыелган 30 имам һәм мөселман оешмалары җитәкчеләре Казандагы Россия Ислам университетының белемле укытучылары, Төмән дәүләт университеты галимнәреннән белем алдылар. Россия Ислам университеты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты белгечләре һәм башкалар белән очрашу булды.

– Бу юлы программа бик эчтәлекле иде, - дип сүз башлады Фатыйх хәзрәт Гарифуллин. – Семинарның булуы бик мөһим. Мөхәммәт пәйгамбәрдән соң, ислам динен төрле якка үзгәртмәкче булганнар, бозганнар, төрле агымнар килеп чыккан, бер-берсе белән сугышканнар,  һ.б. Яшьләрне алдаштыруы җиңел. Сириядәге хәлләр, ИГИЛ да шул начар хәлләр нәтиҗәсе. Безнең илдән дә Сириягә ИГИЛга китүчеләр бар. Укытучылар бу ярамаган юнәлешләрне бик әйбәтләп аңлатып бирделәр. Имамнар гакыйдә, фикхның нәрсә икәнлегенә төшенделәр. Ислам тарихы, исламның Россиягә, Себергә килү тарихы бирелде, бүгенге көндә гарәп теленнән рус яки татар телләренә тәрҗемә ителмәгән китаплардан бик әһәмиятле мәгълүматлар бирделәр. Күп белмәгән әйберләр бар икән. Дамир һәм Динар Нәфыйковлар, Рамил Әдыгамов шулкадәр гыйлемлеләр, искитмәле.

Россия хокуклары нигезләрен, федераль һәм төбәк закончылыгында дәүләт-диннәр мөнәсәбәтендә актуаль сорауларны аңлаттылар.

20-17Һәркайсыбызга курслар үткәнлеккә сертификатлар тапшырылды. Укырга килүчеләр үзләре турында сөйләп, үз фикерләрен җиткерделәр:

Сабирҗан Тимушев Төмәнгә Юшала станциясеннән килә. Монда берничә һөнәр үзләштерә,  автобус йөртүче, механик, начальник һәм башка эшләр башкарырга туры килә аңа. Пенсиягә чыккач, Талмы авылында йорт сатып ала, хәзер тормыш иптәше белән шунда яшиләр, 2013 елда хаҗга барып кайта, быел Казан, Болгарны күрергә уйлый.

Кормангали Шәрипов Вагай районының Кече Уват авылында туып-үсә. Тубыл шәһәренә китеп белем ала һәм шунда ташчы-монтажчы булып эшли. Әти-әнисе картайгач, туган авылына кайта. Әтисе авылда мулла вазифасын үти, бар хыялы революциядән соңгы елларда җимертелгән мәчет урынына яңаны төзү була. Тик өлгерә алмый кала, аның васыятен баласы тормышка ашыра. Хәзер инде К.Шәрипов дин сабакларын өйрәнә. Авылдашлары аңа ышанып укырга җибәрәләр, ул кайтып алган белемнәрен алар белән уртаклашырга уйлый.

Әкрам Садыйков та саз артындагы Агытбаш авылыннан килгән.  “Авылда ике мәчет бар, - дип сөйләде ул. – Мин эшли торган мәчетне халык белән бергәләшеп төзедек. Булышучылар да күп булды, барысына да рәхмәт. 4 бала, 6 кыз үстердек. Хәзер хатыным белән икебез дә пенсиядә. Монда укырга чакырган өлкә мөселман диния назәрәтенә зур рәхмәт. Күп нәрсә белдек, аңладык. Күбрәк шулай укытсалар иде. Оештыручыларга, укытучыларга зур рәхмәт”.

20-15Исхак Сөләйманов - Ләчек авылы имамы. 2 кыз һәм 2 егет үстерәләр, инде 6 оныгы бар. Тракторда, балыкчы булып эшли. Нәҗип бабай үлеп киткәч, аны астана караучы итеп билгелиләр. Ә соңгарак имам вазифасын да үти башлый. “Бу семинарда бик белемле хәзрәтләр безгә гыйлем бирделәр. Шулай яшьләребезне дә өйрәтергә кирәк. Бик файдалы эш бу”, - диде ул.

Маннур Кәбиров - Салаир авылы мәчетендә имам. М.Кәбиров югары белемле авыл хуҗалыгы белгече, Уфа Ислам университетын да тәмамлаган. “Мондый семинарлар имамнар өчен бик кирәк, - дип сөйләде ул. – Мәскәү, Казан, Уфа белән шулай элемтәләр булдыру да яхшы. Бу шәһәрләрдән килгән укытучылар традицион ислам турындагы белемнәребезне арттыралар, фикхтагы, гакыйдә буенча четерекле сорауларга җаваплар алабыз. Оештыручыларга зур рәхмәт”.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Рәсемнәрдә: Нәфыйковлар,  И.Юсупов, Ф.Гарифуллин; И.Сөләйманов; С.Тимушев, Ә.Садыйков, Р.Галиев, М.Кәбиров.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836