Материалы

Хөрмәтне хезмәте белән яулады

последние и лучшие новости искусства в мире

20-14Илдус Әхмәт улы Бикшанов исемен Яркәү районында яхшы беләләр. Чөнки ул 25 ел Бурбар мәктәбен җитәкләде. 1994 елда мәктәпне ябарга дигән карар кабул ителгәч, үзенә зур җаваплылык алып, мәктәпне яптырмый, саклап кала. Өстәвенә таштан яңа мәктәп салдыра. 2003 елда элекке губернатор С.Собянин аңа тантаналы рәвештә мәктәп ачкычын тапшыра. Үзенең фидакарь хезмәте өчен Илдус Әхмәт улы РФнең мәгариф министрлыгы исеменнән Мактау кәгазе белән бүләкләнә, хезмәт ветераны исемен алып лаеклы ялга чыга.

Илдус Бикшанов 1946 елда Бурбар авылында туа. 1965 елда Яркәү урта мәктәбен тәмамлап, математика укытучысы булып туган мәктәбенә эшләргә кайта. Ул чакта сигезьеллык татар мәктәбе дип йөртелә. 1971 елда рус мәктәбе белән кушып, урта мәктәп статусы бирелә. Шул елларда Илдус Әхмәт улы Төмән дәүләт университетында үз белгечлеге буенча читтән торып белем ала. 1974 елда аны завуч итеп билгелиләр, 1981 елда директор вазифасын ышанып тапшыралар. 41 ел укытучылык хезмәте юлында күпме белемле, хөрмәткә лаек булган шәхесләр тәрбияләде. Алар арасында Илдус Әхмәт улының юлыннан китеп, танылган математика укытучылары булып җитешүчеләр дә бик күп. Ул елларда укытучы авылда иң актив кеше булган. Алар җилкәсенә иң авыр, иң катлаулы эшләр йөкләтелгән. Укытучы эшеннән башка ул әле комсомол оешмасы секретаре вазифасын башкара, аннары мәктәп партия оешмасын җитәкли. Ләкин тормыш юлында ирешкән иң зур уңышы дип ул ике кызын саный. Чөнки алар гаилә традицияләрен саклап, әниләре Рәйсә Ширъяздан кызы һәм әтиләре Илдус Әхмәт улы кебек укытучы һөнәрен сайлап, үз авыл мәктәпләрендә немец теле һәм география фәннәрен укыталар.

Бүгенге көндә Илдус Әхмәт улы кызлары, кияүләре, оныкларына олы терәк булып, хуҗалык тотып яши. Лаеклы ялга чыккач, ул дин юлына басып, намаз укый, хәтем ашларына йөри, шулай ук авылда мәетне соңгы юлына озату хәстәрләрен башкара. Гомумән әйткәндә, лаеклы ялдагы укытучы, язмышына зарланмыйча, төшенкелеккә бирелмичә тормыш сукмагыннан нык адымнар белән атлап 70 яшьлек юбилеен каршыларга әзерләнә. Бары тик иминлек, сәламәтлек, бәхетле озын гомер аңа юлдаш булсын.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума