#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Су басучыларга ярдәм

последние и лучшие новости искусства в мире

Тугызлылар Төмәннән беренче ярдәм алдылар да инде. “Өлкә татар Конгрессы һәм татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе 2 тонна чиста су, 3 тонна озак саклана торган азык-төлек алып бардылар. Азык-төлек алырга ПК “Молоко” һәм “Арктикпромизыскания” оешмалары ярдәм иттеләр”, - дип хәбәр итте Конгрессның матбугат үзәге хезмәткәре София Хәйруллина. 

Тугыз халкына ярдәм акциясен күршедәге Казанлы авылында туып-үскән, хәзер Казанда яшәүче Бөтендөнья татар Конгрессында эшләүче Мөнирә Сәгыйдуллина башлап җибәрде. Ул әнисенең туган авылы халкы язмышы өчен чын-чынлап борчылып, казанлыларны бу эшкә тартты. Казанда берничә җирдә гуманитар ярдәм җыю пунктлары оештырылган. Тагын да мондый пунктлар Төмән шәһәр Думасы депутаты Д.М.Абукинның кабул итү бүлмәсендә (Урицкий урамы, 44/3 йорт), “Бездә ятим бала юк” хәйрия фонды, татар яшьләре берләшмәсе оештыруында (адреслар: Щербаков урамы, 88а йорт; Д.Менделеев урамы, 18 йорт, “Дарина” сәүдә үзәге, 307 павильон), Тубыл шәһәрендә дә ачылдылар.

Тугызда өлкә губернаторы В.Якушев та булып китте. Ул клуб тутырып килгән халыкның сорауларына җавап бирде. Төзекләндерү эшләре өчен һәм югарырак урынга күчәргә теләүчеләргә йорт салырга арзанрак бәядән агач бирү мөмкинлеген хәбәр итте. Әле киләсе 4 елда да шундый су басулар булачагын фаразлыйлар, диде ул. 50 мең сумлык субсидиягә өстәп, җентекләп тикшергәннән соң, тагын да компенсация, юлны ремонтларга да ярдәм булачагын белдерде. Очрашуда урта мәктәпнең искергәнлеге, яңасын салу өчен урын да билгеләнгәнлеге турында сүз булды.

Вагай районының Карагай, Абаул, II Сала авылларын да су баса дигән хәбәрләр бар.

Кайгы бергә күтәргәндә генә җиңел кичерелә, ә безнең халык беркайчан да авыр вакытта читтә калмаган. Бу юлы да бәлага таручылар ялгыз булмаслар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836