#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Җырлы-моңлы очрашулар

последние и лучшие новости искусства в мире

42-4Тубыл районы, Түбән Әремзән авылында

Монда Бөтендөнья татар конгрессы, өлкәбездәге вәкиллеге, “Яшь буын” өлкә татар яшьләр оешмасы ярдәмендә Өлкәннәр һәм Укытучылар көненә багышланган зур концерт үтте. Әремзән авылының мәдәният йорты җитәкчесе Гөлния Янишева килгән кунакларны якты йөз, җылы сүз, кайнар чәйләр белән каршылады.

Авыл тамашачылары концерт алдында татар газета-җурналларына язылдылар, өлкә газетабыз “Яңарыш”тан истәлекле бүләкләр алдылар, үзләренең теләкләрен, тәкъдимнәрен җиткерделәр. Әремзән клубы сәхнәсеннән моңлы татар җырлары агылды. Концертта Татарстан Республикасыннан килгән танылган җырчылар, күренекле журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Минһаҗ, драматург, прозаик, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәдиф Сәгъди катнашты. 42-3Аларның мәгънәле чыгышлары, уртак мәдәниятебез, телебез, гореф-гадәтләребезне саклау турында әйткән сүзләрен тамашачылар алкышлар белән каршыладылар. Бәйрәм концертын “Яшь буын”, Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәге җырчыларының чыгышлары да бизәде. Татарстанның атказанган артистлары Айдар Габдинов, Гөлдәния Хәйруллина, халыкара конкурслар лауреаты Базарбай Бикчәнтәев, өлкә һәм региональ бәйгеләр лауреатлары, җирле артистларыбыз Хәсән Хучашев, Динара Әпсәләмова, Розалия Бакиева, Роберт Сабиров, алып баручы Рузалия Корманалиева оста, талантлы чыгышлары белән тамашачыларның мәхәббәтен яуладылар.

Гөлния ханым Әремзән клубының бер бүлмәсендә музей-кабинет булдыра башлаганын, музейда бишек, милли күлмәкләр, савыт-саба белән баетылганын күрсәтеп: “Авыл халкы ярдәмчел, клубта үткәрелгән мәдәни чараларда теләп катнашалар. Авылдашларыбыз музейны экспонатлар белән баетырга ярдәм итәләр. Бүгенге концертны тамашачылар яратып карадылар. Бәйрәм тамашасын оештыручыларга рәхмәтләребезне белдерәбез”, - дип әйтте. Кичәдә татар тарихының борынгы гасырлардан алып хәзерге көннәргә кадәр иң күренекле сәхифәләре урнашкан “Татар дөньясы” китабын Казан кунагы Рәшит Минһаҗ Гөлния Алимчан кызына тапшырды.

Әремзәннәр исеменнән ветеран укытучы Галия Хучашева артистларга ешрак килүләрен теләп, рәхмәтләрен белдерде.

Тубыл шәһәрендә

Бу көнне Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә дә үткән концерт программасын шәһәр тамашачылары бик җылы кабул итте. 42-6Чыгышлар, зал тулы тамашачыларның артистларга кушылып җырлаулары, кайнар алкышлар Тубылда татар җырларын-моңын сөючеләрнең күплеген күрсәтте. Ветеран укытучы Рәсимә Абдерахманова: “Бушлай куелган шундый матур концерт карадык. Атказанган артистлар белән бергә сәләтле яшьләрнең чыгышларына сокланып утырдым. Базарбай Бикчәнтәевның дәртле җырлары ошады. Бөтенесенә рәхмәтләремне юллыйм, иҗат уңышларын телим”, - диде. Оешкан төстә үткән концертны караучылар оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр. Казан артистлары мәдәният йорты белән таныштылар, музейда булдылар.

Уват районында

Туртас поселогында биш меңнән артык төрле милләт кешеләре яши. Заманча төзелгән Туртас бистәсенең мәдәният йорты сәхнәсендә бәйрәм концерты 9 нчы октябрьдә узды. Милләт җанлы якташыбыз, Өге авыл җирлеге башлыгы Нурулла Бахметов Бөтендөнья татар Конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Концерт алдында тамашачылар өчен ташламалар белән өлкә газетабыз “Яңарыш”ка язылу оештырылды.

42-5Өге авылы клубында оештырылган концертка тамашачылар зал тутырып килгәннәр. Өлкән һәм урта яшьтәгеләр, яшь гаиләләр яраткан, илкүләм танылган Татарстан Республикасының атказанган артистлары, мәдәният эшлеклеләре чыгышларын алкышлар белән каршыладылар. Бер сәхнәдә танылган һәм үзешчән артистлар җырлап, тамашачылар белән биеп, үзләренең фикерләре белән уртаклашып, аралашып күңелле һәм файдалы үткәрделәр ял кичәсен.

Клубта мәдәни чараларны оештыручы Мөкәрәмә Хани кызы Морзаева: “Халкыбыз татар концертларын ярата. Алар танылган җырчыларыбызга кушылып бергә җырлап утырдылар. Күп таныш, яраткан җырларыбыз яңгырады. Без милли бәйрәмебез - Сабантуй, дини бәйрәмнәребез - Ураза, Корбан гаетләренә багышлап чаралар үткәрәбез. Җәен балалар өчен ял мәйданчыгы эшләде. Мәктәп яшьтәге балалар белән төрле спорт ярышлары оештырдык. Сүз уңаеннан файдаланып, өлкә газетабыз “Яңарыш”ка рәхмәтләремне әйтәм. Мәдәни чараларны үткәрүдә газетабыз зур ярдәм күрсәтә. Сценарий төзүдә шигырьләрне газетадан алып кулланам. Башка шәһәрләрдә, авыллардагы чаралар турында укып беләбез. 42-7Безнең авылда өлкән яшьтәге әбиләр җәен кайталар, көзен шәһәргә, балаларына яшәргә китәләр. Төп яздыручыларыбыз почтага барып язылдылар, авылыбызда яшәүче хезмәт һәм тыл ветераннарын “Яңарыш”ка оешкан рәвештә авыл җирлеге рәисе Нурулла Алимулла улы яздыра. Клубка, китапханәгә дә ел саен “Яңарыш”ны яздырып торабыз”, - дип сөйләде.

Шатлыгын да, сагышын да җыр аша белдергән халкыбыз концертны оештыручыларга, катнашучыларга рәхмәтләрен юллады. Безне берләштергән, җыр бәйрәменә әверелгән җылы очрашулар дәвамлы булсын.

Римма УМИТБАЕВА

Казанлы авылында

Уват районында чыгыш ясаганнан соң, “Татар җыры” фестивале артистлары Вагай районының Казанлы авылына юл алдылар. Биредә аларны күренекле җәмәгать эшлеклесе, район депутаты Флера Ватутова һәм авыл мәдәният йорты җитәкчесе Миләүшә Фәхретдинова үзенең ярдәмчеләре белән бик үз итеп, ризык тулы өстәлләр, кайнар чәй белән каршыладылар. Шул арада концерт башлануга бер сәгать кала Равилә апа Уразова белән Зиннура апа Корманова килеп керделәр дә, беренчеләрдән булып “Яңарыш” газетасына язылдылар. Равилә апа 32 ел мәктәптә биология һәм география дәресләрен укыткан. Бүгенге көндә ветеран укытучы лаеклы ялда икән. “Яңарыш”ны мин беренче көненнән яздырам. Гаиләбез белән яратып укыйбыз, татар дөньясы белән танышып барабыз. Кызым Юлия Төмән университетының татар бүлегендә, Хәнисә апа Алишинада укыды. Ул елларда ул “Яңарыш”ка мәкаләләр язып торды. Азат абый Сәгыйтов белән якыннан таныш иде.

42-9Мин кызымның мәкаләләрен җыеп бардым, сагынганда аларны кабат укып чыгам”, - дип сөйләде ул, “Яңарыш” язулы бокал бүләк иткәнгә сөенеп. 73 яшьлек Зиннура апа да гомере буе мәктәптә тәрбияче ярдәмчесе булып эшләгән.

Тормыш иптәше Әхсән Корманов лаеклы ялга чыкканчы укучыларга НВП дәресләрен укыткан. Алар да “Яңарыш”ны гаиләләре белән укуларын әйтте.

Концерт карарга килүчеләр саны күп булды. Күрәсең, коронавирус чире халыкны ялыктырган, татар җыр-моңына сусаткан. Артистларның матур чыгышларын дәртле алкышларга күмеп, алар башкарган җырларга биеп, бергә җырлап, күңел ачтылар.

Авыл халкы исеменнән кунакларга Нурулла Камалов һәм туган тел укытучысы Асия Зимагулова олы рәхмәтләрен белдерделәр. Аларга кушылып “Яшь буын” оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов Бөтендөнья татар конгрессы, аның Төмән өлкәсендәге вәкиллегенә, кичәне бер тында, оста алып барган Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәге хезмәткә ре Рузалия Корманалиевага, артистларга, тамашачыларга рәхмәт белдерде һәм Конгресс исеменнән Флера Ватутова, Миләүшә Фәхретдинова, Асия Зимагулова, Зөлхәйдә Сәйдуллинага Рәхмәт хатлары тапшырды.

Вагай авылы мәдәният сараенда

Искиткеч матур бинага артистларыбыз билгеләнгән вакытка килеп җиттеләр. Аларны мәдәният сарае директоры Юрий Малюков бик җылы каршылап, җиң сызганып эшләр өчен бөтен уңайлыкларны булдырды. 42-11Шулай ук “Яңарыш” хезмәткәрләренә халыкны газетага яздыруда Флера Ватутова зур ярдәм күрсәтте. Тамашачылар саны азрак булуы, “Татар җыры” фестивале артистларына тәэсир итмәде, алар үз вазифаларын намус белән башкарып, халыкның мәхәббәтен яуладылар. Шунысы да сөенечле - концертка күбрәк яшьләр килгән иде. Фәрид Корманов Конгресс исеменнән Вагай районы хакимият башлыгы Рамай Сөнгатуллин, Юрий Малюков, Заречный авылы хакимият башлыгы Кәбир Бикшановка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Яңа Кәешкүл авылында

Вагайдан 130 чакрым үтеп, Яркәү районы, Яңа Кәешкүл авылына килеп төшкәч, мәдәният хезмәткәрләре артистларыбызны чәк-чәк, бавырсак, бәлешле бай табын белән каршы алдылар. Концерт алдыннан “Яңарыш” газетасына яздыру акциясе оештырылып, бу эштә авыл почта мөдире Алсу Рамазанова үзе дә катнашты. Биредә күренекле җырчыларыбызны, сүз осталарын тыңларга күбрәк өлкәннәр килделәр. Җырчыларыбыз җырлары, Рәшит Минһаҗ, Рәдиф Сәгъдинең телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклау турындагы кызыклы чыгышлары коронавирус вакытында чирләүдән, аралашудан куркып, чарасызлыктан интеккән күңелләрне чын-чынлап юандырды. Маһинур Котлыбаева: “Бүгенге концерттан алган кичерешләремне әйтеп тә, сөйләп тә бетерә алмыйм. Авылга шундый атказанган җырчыларыбыз, мәдәният хезмәткәрләренең килүе безнең өчен зур бер вакыйга бу. Оештыручыларына, җырчыларыбызга район үзәгеннән еракта урнашкан татар авылларында яшәгән халыкны да онытмаганнары, хөрмәт иткәннәре өчен шәхсән үземнең һәм авылдашларымның олы рәхмәтебезне җиткерәм. Концерт искиткеч шәп булды. Аларның моңлы, дәртле җырлары әле дә колакта яңгырап тора”, - дип үзенең тәэсирләре белән бүлеште.

Бөтендөнья татар Конгрессы исеменнән мәдәният йорты җитәкчесе Лариса Абдразаковага Рәхмәт хаты тапшырылды. Ерак юлы якын итеп килгән кунакларга халык исеменнән авыл старостасы Ривал Аитов рәхмәтләр белдерде. Концерттан соң җырчылар белән фотосессия оештырылды.

Тархан авылында

Артистларыбызны халык шулай ук зарыгып көтеп, залны шыгрым тутырып каршы алды. Чөнки тамаша карарга күршедәге Кортьегән, Карбан, Кала, Маранка авылларыннан да җыелышып килгәннәр, өстәмә урындыклар куелса да, аягүрә басып караучылар да күп булды.42-10 Иң яшь тамашачы Сабинага 4 яшь иде. Ул үзенең 4 апасы һәм әбисе белән килгән. Пандемия сәбәпле, биредә дә барлык саклану чаралары үтәлде. Ике сәгатькә якын барган күңелле кичәнең ничек узганы тоелмады да. Халык артистлар белән бергә җырлады, дәртле җырларга рәхәтләнеп төйдереп биеде дә. Форсаттан файдаланып, бу көннәрдә туган көннәрен билгеләүче Рәйхан Вагапова белән Гөлнара Вагапованы котлап, матур җырлар бүләк иттеләр. Татарстаннан килгән Рәхмәт хаты клуб мөдире Люция Вагаповага тапшырылды. Әлеге күркәм очрашу кичәсе һәркемнең күңелендә онытылмас хис-кичерешләр калдырды.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Рәсемнәрдә: концертлардан күренешләр.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836