Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

90 яшендә дә такмаклар башкара ул

последние и лучшие новости искусства в мире

26-8Аслана авылында яшәүче Бибинур апа Бабшанова бу көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады. Туган көнендә ул бик күп бүләкләр, теләкләр, рәхмәт сүзләре кабул итте. Юбилярны котларга дип килгән Ялутор район халыкны социаль яклау идарәсе белгече Жанна Мойса РФсе Президенты Владимир Путин һәм өлкә губернаторы Владимир Якушевның, район хакимияте башлыгы Андрей Гильгенбергның тәбрикләү хатларын һәм бүләкләрен тапшырды. Изге теләкләрен һәм бүләкләрен авыл хакимият башлыгы Илгиз Хәйруллин, авыл ветераннары оешмасы рәисе Зәйтүнә Мирхәлилова да җиткерделәр.

Ә Аслана татар мәдәният үзәге (җитәкчесе И.Хөснетдинов) хезмәткәрләре матур, күңелле концерт оештырдылар. Һәр чыгышны Бибинур апа рәхмәт сүзләре белән каршылады һәм һәркемне шаккатырып үзе дә берничә такмак башкарды.  

Бибинур апаның балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килгәнгә, билгеле, язмыш аны да иркәләмәгән. Ялутор районы, Бумаер авылында туган һәм бик иртә ятим калган кызчык башта ерак туганнарында яшәп, аларның балаларын карый, хуҗалыкта булыша. 10 яше тулгач, туган апае аны үз янына ала. Шулай булса да, ятимәгә мәктәптә укып белем алырга туры килми. Сугыш башланганда кызга 13 яшь була, шуңа карамастан, ул фронтка киткән олы абыйсын алыштыра. Ул эш үгезләрендә тракторларга су һәм ягулык ташый, печән чаба, көз көне утын әзерли, кышын Ялутор һәм Омск арасындагы тимер юлны чистартырга да туры килә. Сугыштан соң да тормыш җиңеләйми, иң авыр эшләр башкара – торф әзерли, Юрга районында урман кисә, аннары озак еллар Киров исемендәге колхозда сыер савучы булып эшли. Бөтен кыенлыкларны да ул лаеклы рәвештә үткәрә. 3 баласын ялгызына аякка бастырырга туры килә. Аннары оныгы Маринаны үзе тәрбияләп үстерә. Бибинур апаның фидакарь хезмәте илебез тарафыннан бәяләнеп, бик күп төрле мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнә һәм Хезмәт ветераны исемен алып лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндә ул бала-онык, нәбәрәләренең игътибарына, хөрмәтенә төренеп кызы Нурсаниядә яши.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836