#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Дөньяга иминлек теләп яши

последние и лучшие новости искусства в мире

26-10Тубыл елгасы ярында урнашкан Сатылган авылында 80 яшенә якынлашып килгән Зәкия Шәйдулла кызы Сәетова яши. Авылда Бөек Ватан сугышында һәлак булган 58 солдат һәм сугыштан кайтып вафат булган 45 сугыш ветеранының якты истәлегенә һәйкәл булдыручыларның инициаторы ул. Үзе турында күп яздырырга теләмәсә дә, ихлас күңелле, ачык йөзле апа безнең игътибарыбызны үзенә җәлеп итте. Зәкия апа: “Мин шушы төбәктә туып, Тубыл елгасы суын эчеп, татар мәктәбендә белем алып үстем. Балачагым авыр сугыш елларына туры килде.

Безнең авыл кешеләре дә ил белән бергә авырлыкларны җитәрлек күрде. Әнием Хөсникамал “Кыхыл хезмәт” колхозында гомер буе эшләде. Әтием Тубыл-Иртеш (НИРПА) оешмасында хезмәт иткән иде. Сугышка китеп, әйләнеп кайтмады. Ул 1942 нче елны Тверь шәһәре, Чудовский районында барган сугышта һәлак булды. Ятимлек ачысын кечкенәдән белеп үстек. Сатылганда татар мәктәбе эшләгән елларны сугыштан әйләнеп кайтмаганнарның исемлеге язылган һәйкәл бар иде. Мәктәп ябылды, бинасы җимерелде. Бу урын ташландык җиргә әверелде. Читәнләнмәгән иске һәйкәлгә карап күңел тынычлыгымны югалттым. Яңаны эшләтү кирәк дип авылдашларыма мөрәҗәгать иттем. Ярдәм итүчеләр күп булды. Төмән өлкәсе шәһәрләреннән, Башкортостаннан акча җибәрделәр. Кайсы берәүләре исем-фамилияләрен дә язмадылар. Барысына да рәхмәт. Мин Тубыл педучилищесына укырга кердем. Бу уку йортын тәмамлап, Карбан, Маслово, Бизино мәктәпләрендә эшләдем”, - дип сүзен башлады ул. Зәкия апа булачак тормыш иптәше Әдһәм абый белән танышып, бераз очрашкач, әти-әниләренең хәер-фатихасын алып өйләнешәләр. Кызлары Диләрә, уллары Айвар туа. Бер-берләрен аңлап, кирәк чакта юл куеп, 47 ел матур гомер юлын узалар. ”Янында кайгы-шатлыкларын уртаклашкан, авыр чакта терәк булган ире булса, сау-сәламәт, кешелекле, тәүфыйклы балалар үстерсә хатын-кыз бәхетле була. Безнең балаларыбыз йөзебезгә кызыллык төшермәделәр. Икесе дә мәктәпне тәмамлап, Төмән дәүләт университетында укып, югары белемле белгечләр булып чыктылар. Тормышта балаларга үрнәк булырга тырыштык. Иптәшем Әдһәм Төмән авиабазасында эшләп лаеклы ялга чыкты. Тормыш гел без дигәнчә ал да гөл бармый шул. Шатлыклары белән югалтулар да килә. Иптәшемнең фанига күчкәненә 6 ел узды инде”, - дип тормыш юлын сөйләде Зәкия апа.

Кеше өлкәнәя барган саен, күңеле белән яшьлек елларына кайта. 12 ел мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән Зәкия апа да яшьлек елларын искә алды: “Укытучы хезмәтен чын күңелем белән яратсам да, бу һөнәрне алыштырырга туры килде. Тубыл аэропортына диспетчер булып эшкә урнаштым. Киев шәһәренең авиаинститутында бу юнәлеш буенча белемемне күтәрү курсларында укыдым. Төрле җаваплы эшләрне башкарырга туры килде. Лаеклы ялга чыкканчы хезмәт юлым шунда үтте”, - дип сөйләде. Укытучы һөнәрен сайлаган кызы Диләрә Сәетова педагогика фәннәре кандидаты. Бөтен Европа илләрендә булган галимә студентларын да чит илләрдә тәҗрибә уртаклашу, белемнәрен күтәрү курсларына алып баруны оештыра. Ул Төмән дәүләт университетында хезмәт итә. Улы Айвар - эшмәкәр, авыл советы депутаты вазифасын да башкара. Сабыр һәм түземле булганда тормыш җайлы бара, ди Зәкия апа. Картлыкка бирешмәгән, тормышына зарланмаган Зәкия апа үз йортында яшәп, бакчасында яшелчәләр утыртып, тормыштан ямь табып, дөньяга иминлек, бәрәкәт теләп гомер кичерә.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836