Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Габдулла Тукай иҗатына бер караш

последние и лучшие новости искусства в мире

Менә быел Г.Тукайның тууына 133 ел тула. Татар халкының бөек шагыйренең дөньядан китүенә 105 ел үтсә дә, аның иҗаты онытылмый һәм искиткеч әсәрләре, шигырьләре бүгенге көндә дә актуаль булып калалар. Шагыйрь халык күңеленә тирән кереп урнашкан һәм татар әдәбиятында бөек урын алып тора. Г.Ибраһимов әйтүенчә: “Әдипне, художникны, халыкның үз итүенең, йөрәгенә якын алуының сере – менә шул йөрәк арасындагы уртак тәэсирнең шул әсәрдә, шул рәсемдә, шул көйдә табигый вә ачык рәвештә гәүдәләвендә, сүз беләнме, рәсем беләнме – шуның гәүдәләнә алуында, тагы ачыграк әйткәндә, сәнгатькәр йөрәгеннән халык йөрәгенә турыдан-туры юл салынгандыр”.

Г.Тукайның иҗатында милләт язмышы, халык язмышы мәсьәләсе алга чыгып барды. Татар әдәбиятында революцион елларда: “Әйдә халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә”, – дигән чакыру белән татар милләтенә тугрылыклы булып үзенең шигырьләре, журналистик әсәрләре белән алгы рәтләрдә булды. Мисал өчен “Китмибез” дигән шигыре себер татарларының бер фаҗигале күренеше аша нинди актуаль булганын аңлыйбыз. 1905 елдагы революция канлы рәвештә бастырылгач, күп кенә татар зыялылары, бигрәк тә, дин әһелләре инде Россия күләмендә татарларга яшәр өчен иркенлек булмас дип, Төркиягә китәргә кирәк дип мөрәҗәгать итеп сүз башлыйлар. Бу агитация хәтта ерак Себердәге татар авылларына да барып җиткән. Белгәнебезчә, ничә авыл халкы туган өйләрен ташлап кышкы салкыннарда Төркиягә күчеп киткәннәр. Нинди газаплар, югалтулар күреп, урман арасында тормыш күргән халык Төркиядә чүл эчендә яңа тормыш башлаган. Г.Ниязова төшергән фильм аша аларның хәзерге вакытта да ата-аналарыннан мирас итеп калдырган себер телендәге җырларын тыңлап еларлык буласың. Ә бит Г.Тукай шул хәлне, яшь булуына карамастан, аңлый белгән һәм халыкка да җиткерергә тырышкан. Татар поэзиясендә Г.Тукай тормышта булган ыгы-зыгыны күрергә омтылды һәм халык кайгысы белән бергә яшәргә тырышты. Менә Сәгыйть Рәмиевкә җибәргән хатларның берсендә Тукай бер кыюлык белән үз-үзенә мондый характеристика биргән: “Мин бит син шикелле саф, коеп көйган поэт түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит”. Чыннан да, бәлки шуның өчен дә, Г.Тукай үзенең әсәрләре белән замандашларына гына түгел, ә ничә еллар үтүенә карамастан, укучылар, халык күңеленә кереп сеңгән татар милләтенең язмышы, теле, киләчәге турында уйланырга мәҗбүр итә. Ә инде балаларга атап язган әсәрләре аерым урын алып торалар. Яшь буынны тырышып укырга, начар холыклардан арынырга, туган телеңне, туган халкыңны ихтирам итәргә өндиләр.

Сәгыйть СӘГЫЙТОВ.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836