Материалы

“Һичкемне игътибарсыз калдырмый”

последние и лучшие новости искусства в мире

Кадерле әнием – Рәйсә Тимир кызы Әйтбаева 40 елдан артык мәгариф өлкәсендә эшли. Укытучы гаиләсендә үскән кыз өчен һөнәрне сайлау соравы алдан ук хәл ителгән була. Укытучы вазифасын үтәүче апасы үрнәге дә йогынты ясый. Тубыл дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлаганнан соң, Яркәү районы, Тархан сигезьеллык мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгеләнә. 1974 елны әтием – Марат Таип улы белән гаилә коралар. Бу чорда әти “Междуреченский” совхозында авыл хуҗалыгы объектлары һәм торак йортлар төзелешендә мастер булып эшли. Үземнең бәхетле, тыныч балачагымны искә алсам, энем Рифат белән икебезнең күпме игътибар, кайгырту, мәхәббәт һәм ата-ана җылысы белән сугарылган булуыбызны аңлыйм. Без һәрчак яклау тойгысын сизеп үстек, әнинең җылы кочагын, ягымлы карашын, йомшак кулларын, авырганыбызда йокламаган төннәрен, терелә башлаганыбызда шатлануларын гел искә алам.

Безнең  студент чорыбыз  илебезнең иң авыр туксанынчы елларына туры килде. Кыенлыкларга карамастан, әти-әниебез югары белем алырга, тормышта үз юлыбызны табарга ярдәм иттеләр.

Үзенең хезмәтен әни гади укытучы булып башлый. Эш яратуы, үз дигәнендә нык торуы, максатчан, оештыру сәләтенә ия, квалификацияле белгеч булуы  аша укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары, соңыннан мәктәп директоры вазифаларын үти. Нинди генә хезмәтне башкармасын, аны әдәплелек, укытучыларның горурлыгын, фикерен ихтирам итү, хезмәткәрләргә ипле булу сыйфаты аера. Принципиаль кеше буларак, таләп тә итә белде. Ул – яшь белгечләр өчен оста куллы, югары культуралы, тирән белемле остаз. Олысы-кечесе  киңәш сорап аңа мөрәҗәгать итә. Һәрберсе өчен дә акыллы, гадел сүз таба, һичкемне игътибарсыз калдырмый. Әни җылылык, уңайлылык  атмосферасын булдыра ала. Каенанасы, каенатасы, әтинең бертуганнары белән дә яхшы, игелекле мөнәсәбәттә була. Зәкия әби белән Таип бабай аны үз кызлары шикелле күрәләр.

Мәктәптә эшләгән елларында ата-аналар, укучылар, авылдашлар ихтирамын яулый. Укучыларының уңышларына чын күңелдән шатлана, аларның тормышлары белән кызыксына. Мәктәпне тәмамлаучылар арасында укытучылар, табиблар, инженерлар, башка һөнәр ияләре бар. Бик күп грамоталар белән бүләкләнгән, алар арасында РФ мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау кәгазе дә бар, педагогия хезмәте ветераны, балаларны тәрбияләүдә намуслы хезмәт күрсәткәне өчен ”Алтын йөрәк” Яркәү муниципаль районы билгесе белән бүләкләнгән.

Әниемнең куллары “алтын”: күлмәкләр, костюмнар, блузкалар тегә. Әтигә мех куртка, чәшке бүрек тегүе хәтердә калган. Ул аларны бик яратып киде. Мөрәҗәгать итсәләр, әни туганнарга да тегеп бирә иде. Кул эшләренә осталыгы миңа да күчте.

Безнең гаилә кунакчыл. Әни бәйрәмнәрдә кунаклар килүенә каздан, балыктан бәлешләр, күмәчләр, пәрәмәчләр, җиләк-җимештән шәңгәләр пешерә. Кунаклар аеруча пилмәнен, мантыен яраталар. Менә 40 елдан артык инде әти белән әни бер-беренә зур терәк. Әни мәктәп директоры булып эшләгәнендә әти аңа гел ярдәм итте. Алар ял иткәннәрендә дә бергә. Әти-әнигә бәхетле пар тормыш, безне, оныкларын куандырып озын гомер кичерүләрен телим. Бүгенге көндә алар оныклары Эльдарны тәрбияләргә булышалар.

Рания ӘЙТБАЕВА
(Диләфрүз Фәхретдинова тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума