#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ислам – яшәү рәвеше

последние и лучшие новости искусства в мире

26-9Түбән Тәүде районы, Эске авылы мөселман дини оешмасы җитәкчесе Сөембикә Мисбах кызы Рамазанова өлкә мөселманнары корылтаенда актив эш алып баруы турында сөйләп игътибарны җәлеп итте.

Сөембикә ханым үзе Кырынкүл авылында туып үсә. Мисбах һәм Газизә Рамазановларның зур гаиләсендә бишенче бала була ул. Сугыш кырларында бер кулын калдырып кайткан әтисе 41 яшендә бала тапканда вафат булган әнисеннән соң ялгызы 6 сабыйны тәрбияләп үстерә. Яхшылык, намуслылык, хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатларны сеңдерә ул аларның күңелләренә.

Эске авылы егете Касыйм Мусинга тормышка чыгып, С.Рамазанова Чугунаево кабул итү комплексында 20 ел хезмәт итә. Кабул итеп кенә калмыйча, чәчтараш (парикмахер), кием кисүче дә була, соңыннан 6 ел элемтә бүлегендә оператор вазифасын башкара.

Апасы Гөлсара 42 яшендә намаз укый башлый. Туганнарын да дин юлына өнди. Аның сүзләре Сөембикә Мисбах кызы күңеленә дә кереп кала. Ул да әкренләп намаз тәртибен өйрәнә, аңа башкалар да кушылалар. 2003 елда Эскегә Багдад хәзрәт килә, мәчет салырга тәкъдим итә, акча белән булышам, ди. Шулай итеп авылда бер ел эчендә яңа мәчет торгызыла. Монда изге күңелле ханым осталарны да сыйлый, буйый, юа, кәгазь эшләрен дә алып бара. Ире Касыйм әле дә хуҗалык эшләрен ташламый. Балалары Марсель Россия ислам университетын тәмамлап, Казан мәчетендә 8 ел инде имам булып эшли. Кызлары Лениза - ательеда модельер-тегүче. Ул да озак еллар 5 вакыт намазын даими башкарып килә. Оныклары шәригать тәртипләре белән тәрбияләнә.

Быел январь аеннан Сөембикә ханым мәчеттә кызлар өчен дини укулар оештыра. Гарәп хәрефләрен, ислам нигезләрен өйрәнү белән бергә, аш-су әзерләү, кул эшләре белән дә шөгыльләнәләр.

“Муслиминфо”да апрель санында бастырылган мәкаләне файдаланып Гөлнур ВӘЛИЕВА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836