Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Халыкның иҗат мәҗмугасы

последние и лучшие новости искусства в мире

40-6Төмән шәһәрендә яшәүче Люция Хәбибуллина төзегән «Туган як әдәбияты» исемле жыентык белен танышып чыгу бәхете эләкте. Нигездә фольклор әсәрләреннән торган китап ул. Себер татарларының иҗат үрнәкләре тәкъдим ителсә дә, кайбер фонетик үзенчәлекләрне «йотып жибәрсәң», барысы да якын, уртак, газиз. Яшәү урыныбыз төрле, ә рухи азыгыбыз уртак икән. Рухи, әдәби, мәдәни мирасыбыз төрле төбәкләрдә туа, алардагы сөйләм һәм фольклор яңа аһәң, сүзләр алып килә.

1926 елда Төмән өлкәсенең Вагай районындагы Тугыз исемле татар авылында туып-үскән, Тубыл педучилищесын тәмамлаганнан соң югары белемне Казан педагогика институтында алган Люция ханым Хәбибуллина гомерен туган якны, аның фольклорын, әдәбиятын өйрәнүгә багышлый. Мөгаллимлек хезмәтеннән дә аерылмый.

Китапның саллы өлеше халыктан фольклор үрнәкләрен җыйган авторларны ихтирам белән искә алудан тора. Себердә туып-үскән, фольклорны өйрәнүнең олы мәктәбен узган Хәмит Ярми, Флера Әхмәтова-Урманче, Диләрә Тумашева кебек шәхесләрнең эшчәнлегенә зур игътибар бирелә. Әйтик, Х.Ярми язьп алган әкиятләрне тәкъдим иткәнче, автор аның тулы биографиясен китерә. Флера Әхмәтова эшчәнлеге аеруча киң яктыртыла, ул җыйган йола фольклорыннан, кечерәк жанрлардан кызыклы үрнәкләр бирелә. Әлминур Патршина, Газиз Әхмәтов һ.б. язмалары Себер татарлары фольклорын шактый тулы күз алдына китерә. Автор, фәннилекне саклап, В.В.Радлов язмаларында ук күренгән үрнәкләрне чагыштырма планда бирергә тырыша. Әлеге олы галим һәм ул язып алган әсәрләр турында барча транскрипция һәм әйтелешләрне саклап чыгарган профессор Ф.Юсуповның хезмәтен дә җәмәгатьчелек үтә җылы кабул иткән иде.

Радлов «Идегәй» дастанының мөмкин чаклы тулы нөсхәсен дөньяга чыгаруы өчен зур хөрмәткә лаек. Радлов хезмәтләре В.Жирмунский кебек күренекле Мәскәү профессорларын «уятып» жибәрә, һәвәскәрләрне дә бу эшкә тарта. Илдәшләр сугышы барган 1919 елда мөгаллим Н.Хәким дастанның яңа, тулырак нөсхәсен кәгазьгә төшерә (1930 елларда шул үҗәтлеге өчен ул кулга алына һәм атып үтерелә). 1940 елда оештырылган экспедиция материалларына һәм әлегәчә мәгьлүм язмаларга таянып, барлыгы 34 нөсхәне, С.Хәким әйтмешли, җиз иләк аша үткәреп, язучы-фольклорчы Н.Исәнбәт җыелма текст төзи һәм аны үз аңлатмалары белән «Совет әдәбияты» («Казан утлары») журналында киң жәмәгатьчелеккә ирештерә. Әмма бу сөенеч озакка бармый. Коммунистлар фиркасенең үзәк комитеты 1944 елда бу ядкярне русларга каршы юнәлтелгән зарарлы әсәр дип таба һәм өйрәнүне тыя. Шуңа карамастан, В.Жирмунский кебек Мәскәү галимнәре «Идегәй» дастанын төрки халыкларны якынлаштыручы уртак бөек мирас дип өйрәнүләрен дәвам итә. Фән, алар фикеренчә, сәясәттән өстен тора һәм тарих моны исбат итте. Шул ук вакытта галимнәр, ут белән уйнауның нәтиҗәсен чамалап, «Идегәй»не күтәрүнең башка юлын табалар. Алар «Идегәй»нең әллә ничә нөсхәсе сакланган казах, каракалпак вариантларын өйрәнәләр.

Урта кул тарихчылар исә, хакимияткә ялагайланып, Алтын Урда дәүләте үзе дә булмаган, рухи мирасы калмаган, татарлар тарафыннан үзләрен күтәрү өчен уйлап чыгарылган хыялый фикер, дип расларга тырыша («Тюменская правда», 2012, №258).

Бу язманы тарихчы Газиз Әхмәтов «Акылга сыймаслык сенсация!» (74 б.) дип бәяли һәм бу олы дәүләт турындагы күптөрле чыганакларны китерә. Хәтта «Советский энциклопедический словарь»да да (1987) Идегәй шәхесе һәм Алтын Урда болай искә алынган: «Идегәй» (1352-1410), эмир Белой Орды, основатель Ногайской Орды, с 1339 года правитель Золотой Орды». Тик гомере буе төрки мәмләкәтләр белән сугышып, күпләрен юк иткән һәм үзе теләмәсә дә Европаны саклап калган җаһил Аксак Тимерне, «Бөек полководец, стратег, акыл иясе», дип сокланулары гына гаҗәп.

«Үз халкы өстенә дошман явы алып килгән Идегәйгә нинди бәя бирергә соң?» дигән сорау куя тарихчы Г.Әхмәтов һәм үзе үк жавабын да бирә: «Идегәй берничә төрки халыкның каһарманына әверелә һәм халыклар телендә аның турында дастан барлыкка килә» (75 б.). «Идегәй» дастаны турындагы мәкаләсендә Ф.Әхмәтова-Урманче да ышандырырлык бәяли: «Туктамыш ханның сәясәте белән килешмичә, Идегәй Аксак Тимергә барып сыена. Шуннан соң Аксак Тимер гаскәренә таянып, Туктамышка каршы яу чаба». Белгечнең нәтиҗәсе ышандыра: «Халык хәтерендә тарихи фактлардан, тарихи Идегәйдән бигрәк, хыял белән баетылган каһарман, мәһабәт сурәт төп урынны ала».

Китапта «Алыпмәмшән» дастаны бар. Алыпмәмшән белән Мәрҗәнсылу арасындагы мәхәббәт маҗараларын үзәккә алган бу әсәрне (күп өлеше югалган булуы ихтимал) Ф.Әхмәтова-Урманче язып ала.

Халык арасында таралган риваять- легендалар, дастаннар кебек үк, акрынлап онытыла яисә кыскартып сөйләнә башлый. «Сүзге», «Себер батыры», «Саескан мәргәне», «Ярмак» h.б. шундый тәэсир калдыра. Күренекле галим Гали Рәхим үзе дә - «Гөлчәчәк», «Камыр батыр», «Алдар таз», «Алтын аяклы айгыр» кебек романтик әкиятләр туплаган автор. Ә «Халык әдәбиятымызга бер караш» («Аң», 1914, №16-17, 19-22 б.) исемле хезмәтендә ул әкият булмаган бөтен проза әсәрләрен риваять дип атау тарафдары. Риваять тормышта булган хәлләрне сурәтләү максаты белән «юлга чыкса» да, тора-бара әсәрләргә уйдырма гонсырлар (элементлар), фантастик детальләр дә килеп өстәлә. Мәсәлән, Кабан күле төбендә «яткан» алтын-көмешләр турында яшәгән ышану шикелле, Себер халыкларында Күчем хан байлыгы турындагы риваять шактый киң таралган.

Гүзәллеге белән тирә-якны таң калдырган, зифа буйлы, шомырт кара күзле, йомшак күңелле «Казан ханы Морат кызы турында”гы риваятьне Я.Зәнкиев «Иртеш таңнары» романына да кертеп жибәрә.

Мәҗмугада халык иҗатының борынгы формалары - миф һәм мифология, ырымнар, йола поэзиясе һәм аның борынгы төрләреннән үрнәкләр китерелгән мәкаләләр дә бар. «Теләү», «Шөкрана», «Яңгыр боткасы» кебек йолалар күпчелек төбәкләр өчен уртак.

Тәлгат ГАЛИУЛЛИН, филология фәннәре докторы.
«Мәдәни җомга», 3 июнь 2016 ел, №21. (Дәвамы киләсе саннарда).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836