Материалы

Киң күңелле мөгаллимә

последние и лучшие новости искусства в мире

44-2Яркәү районы, Түре авылында яшәүче Мәдинә Вәли кызы Шәхретдинова үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады. 40 елдан артык гомерен укучыларына багышлаган башлангыч сыйныфлар укытучысын котларга авыл хакимиятеннән, авыл ветераннар советыннан вәкилләр килеп, РФ президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хатын һәм бүләкләр тапшырдылар.

Мәдинә Вәли кызы 1946 елны Тубыл педучилищесын тәмамлап, кулына таныклык алгач, юллама буенча Карбан мәктәбенә укытучы булып билгеләнә.

Тормышка чыккач, гаиләсе белән Түре авылына яшәргә күчәләр һәм ул биредә 30 елдан артык башлангыч сыйныфлар мөдире вазифасын да башкара. Мәдинә апа тормыш иптәше белән 5 бала үстереп, аларга белем, дөрес тәрбия бирәләр. Мәдинә Вәли кызы фидакарь хезмәте өчен күптөрле Мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнә, аның исеме хәтта Дубровное авылы советы Хөрмәт китабына кертелә. 1982 елда лаеклы ялга чыкса да, 8 ел ул тагын эшен дәвам итә. Мәдинә Вәли кызының укучылары - Рәүзия Бакиева, Фатыйма Муллачанова, Гайшә Исина, Гөлсем һәм Зәйнәп Исиналар, Мәкъсүд Әминов, Зөбәйдә Минулина укытучы һөнәрен сайлап, күпме укучыга төпле белем, мактанырлык тәрбия биреп, олы тормыш юлына озаталар. Бүгенге көндә дә Мәдинә апа заманадан артта калмыйча, ил яңалыклары белән кызыксынып яши. Өлкә, район газеталары, “Яңарыш”ны даими укып бара.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума