Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кычкырма, кәккүк!

последние и лучшие новости искусства в мире

Әни сүзе һәркайсыбызга бик кадерле. Бу язмам да әнием турында. Ул Сатылган авылында туган, узган гасырның 17нче елында ятим үскән өйсез-көнсез егеткә Сүкләмгә килен булып төшә. Әтием сөйләвенчә, Төхвәтулла бабам яшьләргә ярдәм итеп торган. Яшь гаилә йорт сала. Әнием – “Герой-ана”, унике бала анасы.

Әтиемнең хезмәт фронтыннан кайткан елы. Су олы, өебезгә көймә белән тукталабыз. Ачлык, ашарга юк. Маһинур апам Шишкинода хисапчы. Аңа барганбыз, көймә уртасында тулы капчык. Кинәт күке тавышы ишетәм. Әнием ишкәкләрне көймә кырыена куеп җырлап җибәрде.

Кычкырма, кәккүк, әй кычкырма,
Кычкырма минем каршымда.

Син кычкырмасаң да беләм,
Күп хәсрәтләр төште башыма.

Мин әтиемә борылып карыйм. Ул моңсуланып җыр тыңлый иде.

Сугыш еллары. Әнием кулында өй тулы бала. Искитәрлек, ул безне ничек туйдырган? Сыер саклый, хөкүмәткә май, ит, йомырка биргән. Ике энесе -  Әхмәт, Айсатулла фронтка алыналар. Гөлҗамал әбием тиф белән авырып китә. Әнием көн саен Сатылганга атлап түгел, йөгереп баргандыр. Әле Тубыл елгасын чыгарга кирәк. Ул иртә белән кайта, кичен әнисе янында төн уздырган. Әниемә мин ярдәмче булдым. Бер олы бишектә игезәкләр, икенчесендә Маһинур апам улы Равил ята. Игезәкләрнең берсе авырый башлады, тәрбия җитмәгәндер, бернинди дарулар юк. Төннәрнең берендә әнием елаган тавышка уянам, энем Шакир үлгән, ике-өч елдан Закир да дөнья куйды.

Мин энем янында йоклыйм. Тимер мичнең җылысы тиз бетә. Әни тимер мичне ягуга өй җылына. Без рәхәтләнеп йоклыйбыз. Кичләрен ул әкиятләр сөйли иде. Ул мәдрәсәдә укыган. Әтием: “Әниегезнең белеме минекеннән зуррак”, - дигән иде. Әнием чын табиб та иде. Медицина ярдәме юк бит. Ул авыру янына барып, үләннәр белән дәвалый, безне дә үз кулы белән төзәткән. Әнием бик миһербанлы иде.

Сугыш бетә. Энесе Айсатулла сугыш кырында ятып кала. Олатым әкәм кайтса да, озак яшәмәде. Әниемә энесен югалту бик авыр булды. Еллар үтте, балалары тормышлы булдылар, оныклар үстеләр.

Мин Өгедә эшләп, кияүгә чыктым. Әнием беренче тапкыр кунакка килде. «Метеор» теплоходы төнлә килә, мин озак йоклаганмын. Әнием: “Ник озак йоклыйсың, ник сыер саумыйсың? Алайса ник кияүгә чыктың?» – дип мине шелтәләп алды. Бу сүзләр миңа сабак булды.

Бер малайның кулы таеп, чыккан. Икенчесе аттан егылып аягын, өченчесе ярдан сикереп ике аягын да сындырган. Әнием аларның барысын да төзәтте.

Өйне сүтеп биегрәк урынга күчерделәр. Искиткеч, өебездә әле кеше яшәрлек. Анда әнием оныгы Закир яши.

1967нче ел. Миңа телеграмма килеп төште. Әнием бик авыр хәлдә икән. Иртүк җәяүләп олы юлга чыгам. Өс-башым шәптән түгел, көн суык. Бераз торгач, бәхетемә бер машина туктады. Кабинасында кеше, миңа урын юк. Кузовта туңа-ката ничәмә сәгать барып, шәһәргә җитәм. Мин әнием янында, аңа ялгыш операция ясалган. Икенче операциягә әзерлиләр икән. Әнием белән көнозын сөйләшеп чыктык, иреннәрен мамык белән чылатып тордым.

Иртә белән: “Кайт, кызым, бер балаңны елатма, әйбәтләп үстер”, - диде. Бу әниемне соңгы күрүем булды.

Өч көн үтүгә телеграмма алдым. Кадерле әнием дөнья куйган... Сулар төшкәч, авылга барам. Әтием исәнләшеп алгач: “Әниеңне соңгы юлга озатырга килә алмадың. Кеше Мәскәүдән дә җитә”, - дип кисәтеп куйды. Әйтергә кирәк, әнием бу яхшы тормышны күрә алмады. Әлеге үзе гел көйләгән җырны, күпме эзләсәм дә таба алмадым. Әнием исемә төшсә, үзем дә көйләп алам.

Хәзер 12 баладан мин генә исән. Әнием 70 яшендә дөнья куйды. Мин 10 елга арттырып куйдым.

Әниемнең урыны оҗмахта булсын. Амин.

Хәнифә РЯБИКОВА, Уват районы, Өге авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836