Материалы

Рәхмәт, укытучы

последние и лучшие новости искусства в мире

17-10Безнең илебездә барлык һөнәр ияләре дә зур хөрмәткә ия. Тик алар арасында укытучы аеруча ихтирамлы. Укытучы безне балалык, яшүсмер, яшьлек чорлары аша җитәкләп бара, көн саен сиздермичә генә батырлыклар ясый – безгә үзенең белемен бирә, йөрәк җылысын тапшыра. Ул тормышта юл табарга булыша.

Яхшы укытучы беркайчан да онытылмый. Укучысы аның турындагы истәлекләрне йөрәк түрендә йөртә, җылы хисләр белән искә ала, бала-оныкларына сөйли. Нәкъ менә шундыйлар рәтенә Төмән шәһәренең 62нче мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Зөлфия Бикчәнтәеваны да кертергә була.

Башлангыч мәктәпне тәмамлаган вакытта балаларыбызны Зөлфия Шәфкать кызы кулына тапшыруыбызга бик шатланабыз. Ул аларда җаваплылык, тырышлык, хезмәт сөючәнлек, кызыксынучанлык тәрбияләде, куркаклыкны җиңәргә, үзләренә ышанырга өйрәтте һәм һәркайсының үзенчәлекле сәләтләрен ачты. Һәрвакыт игътибарлы, ачык йөзле, дәртле, шәфкатьле апалары йомшак тавышы, ягымлы күзләре белән үзенә җәлеп итә белә, идеяләр белән баета, оптимистлык өсти, үз көчләренә ышандыра. Акыллы, гади, ачык, ярдәмчел Зөлфия Шәфкать кызы педагогикада вазифасы белән генә түгел, күңеле, сәләте белән туры килеп тора. Аның эш принцибы – җайлап һәм сак кына баланың ачылуын булдыру, анда ышаныч уяту, үзкыйммәтен аңларга өйрәтү. Балаларда сөйләмәгәнне дә аңлый, язылмаганны да укый белү сәләтен булдырырга тырыша. Төрле вакытта, төрле җирдә югалып калмауларын тели. Шәхси сәләтләреннән чыгып, һәркайсының үсешен күзәтеп бара, күзәтүчәнлек, үзлектән эшләү сыйфатларын тәрбияли. Аның укучылары фикерли, яхшы итеп сәнгатьле укый, сөйли, яза, тикшеренү мәсьәләләрен чишә беләләр. Шуңа да алар – шәһәр һәм өлкә олимпиадалары, фәнни-практик конференцияләр катнашучылары һәм җиңүчеләре. 4 ел эчендә класстагы балалар дус, бер-берсенең уңышларына шатлана, ярдәмгә килә торган коллектив булып тупландылар. Дус балалар янында ата-аналар да бергә эш итәләр.

Мәктәптә эшләү дәверендә З.Бикчәнтәева тырыш хезмәте өчен күпләгән Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары алды. Аның өчен иң зур бүләк – балалар һәм аларның ата-аналары рәхмәте. Без чын күңелдән беренче укытучыбызга рәхмәт белдерәбез.

62нче мәктәпнең 4”д” классы укучылары һәм ата-аналары, Төмән шәһәре.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума