#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Һәрвакыт ихтирамлы

последние и лучшие новости искусства в мире

Татар Вагай авылы халкы зиратыбызга өмәгә чыкканнар. Бар халык тырышып эшли.

Кая карама – яшьләр... һәм бергә эшләгән кыңгыраулы мәктәп еллары укытучылары. Шулай ялга тукталганда, аларга сәлам биреп, үткәннәрне искә алырга туры килде.

Һәрбер кешенең үз язмышы, үз тормышы. Адәм баласы бу тормышта үз урынын таба: укый, эшли һәм зур дәрәҗәләргә ирешеп, туганнары, дуслары, халык арасында зур ихтирамлы, олы җанлы, рәхимле-шәфкатьле, ачык күңелле, ярдәмчел, кадерле кеше булып күңелгә керә.

Андыйларның берсе Татар Вагай һәм Маслау мәктәпләрендә күп хезмәт иткән, зур хөрмәткә лаеклы, ару-талуны белмәгән укытучыбыз, коллегабыз Рәшидә Корман кызы Суючбакиева (Бакиева).

Апа үзенең эшен Татар Вагай мәктәбендә башлады, монда ул 18 ел эшләде. Мәхәббәтен тапты, матур тормыш корды, кызлар һәм егет үстерде. Каенанасы Хәтирә апайга кадерле кыз, Рифкат абыйга тугрылыклы, сөйкемле тормыш иптәше булды.

3 чакрым араны җәяүләп йөреп эшләде, автобуслар булмады. Иртә белән килде, кичен кайтты, ә эше җаваплы – ул директор урынбасары һәм укытучы. Эшен намуслы башкарды, эшендә, йөргән җирендә бары тик яхшы эз калдырды. Олыларны хөрмәтләде, яшьләрне кимсетмәде, ялгышлыкларны төзәтеп, тугрылыклы, намуслы булырга өйрәтте.

Сүземне дә башлавымның төп мәгънәсе – апа бакый дөньясына киткән укытучыларга һәрвакыт ихтирам белән карады һәм искә алды.

1 сентябрь – белем көнендә (укытучылар өчен традиция иде) безне барыбызны да ияртеп зиратка алып бара, мәрхүмнәрнең һәрберсенә сәлам бирә. “Үлгәннәрнең – каберен, ә исәннәрнең – кадерен белергә онытмагыз”, - диде апа.

Бу сүзләрне без исебездә тотабыз.

Хәзерге көндә дә, зур яшенә карамыйча, ул үзенең коллегаларын эзли, хәлләрен сораша, догасын укый, садакасын бирә.

Барлык дус-укытучылар исеменнән Әнисә Камалетдинова, Әлфия Байбикова, Галиябану Айнуллина, Мөсәвәрә Мөслимова, Галия Кутайгулова, Суфия Бакиева.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836