#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тормышыбызга ямь бирүче әниләр

последние и лучшие новости искусства в мире

48-3Аромаш районы, Көсәйкүл авылында яшәүче Бибикамал апа Камалиева быел октябрь аенда 90 яшен каршы алды. Авылда туган, гомер кичергән апа 7 баласының таянычы, аларга сабырлыгы, мәрхәмәтлелеге, эшчәнлеге белән үрнәк  була. Бибикамал апа балалары бәхетле булсын өчен гомер кичергән күп балалы әниләрнең берсе.

Үзенең тормыш юлы да җиңелләрдән булмый аның. Ул кече вакытыннан эшләп үсә. Бөек Ватан сугышы елларында яшүсмер кызга авыл хатын-кызлары белән бергә төрле кыр эшләрен башкарырга туры килә: печән чаба, җитен суга, утын әзерли.

Бибикамал апа сугыштан исән кайткан авыл егете Тимербулат Камалиевка тормышка чыга. Алар матур гомер юлын узалар. Колхоз, аннары совхозларда һәм үз хуҗалыкларында да тырышып хезмәт итәләр. Бу гаиләдә әти-әниләре җиде балага белем, тәрбия бирәләр, ул-кызларын кечкенә вакытларыннан эшкә өйрәтеп үстерәләр, олы тормыш юлына озаталар. Сыерлар, берничә баш сарык, казлар асрыйлар. Өлкәнәя барган әти-әниләренә, Камалиевларның уллары һәм кызлары шәһәрләрдән килеп, ярдәмләшеп, хәлләрен белешеп яшиләр.

Аларның тормышында хәсрәт тә була.  Бибикамал апа тормыш юлында бала кайгысын да күрә. Ике кызын, гомер кичергән иптәшен соңгы юлга озатканына да инде дистә еллар узган. Хәзер Бибикамал апа кызы Сания тәрбиясендә, игътибарын, мәрхәмәтен  күреп  авылда яши.

Хезмәт фронты ветераны, өченче дәрәҗә Ана даны ордены, сугыш чорында күрсәткән хезмәте өчен юбилейлы медальләр  белән бүләкләнгән Бибикамал апаны 90 яше белән район башлыгы урынбасары  И.В.Тәрҗеманова котлап, Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, район башлыгы  Е.Н.Ковальчук исеменнән бүләкләр тапшыра. Бибикамал апага исәнлек-саулык, бала-оныкларының игелегендә яшәвен тели ул.

Көтәр кешең булу да бәхет, диләр бит. Бибикамал апа оныкларының, улларының, якыннарының килүләрен түземсезлек белән көтеп, шатланып каршы ала.  Әнисенә җылы сүзләр тапкан, тәмле ризыклар пешереп күңелен күргән кызы Саниягә һәм аның гаиләсенә теләкләрен кызганмый яши  авылдашыбыз.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836