Материалы

Укытучым – минем юлдашым

последние и лучшие новости искусства в мире

44-3Гомерен мәктәптә балалар тәрбияләүгә багышлаган Россиянең атказанган укытучысы Рәшидә Корман кызы Бакиева Тубыл районының Маслау авылында яши. 7 ноябрьдә кадерле укытучыбызга 80 яшь тула. Күптән инде лаеклы ялда булса да, ул һаман да халык арасында тәрбия эшләре алып бара, концертларда катнаша, төрле әһәмиятле чараларны да калдырмый. Өстәлендә һәрвакыт эремчеге, каймагы, пилмәне, пәрәмәчләре булыр аның, ә каз бәлеше – телеңне йотарлык! Ачык йөзле, киң күңелле, тырыш, энергияле укытучы апабызга карап сокланып туя алмыйбыз.

Рәшидә апа безне рус теле һәм әдәбиятыннан укытты, класс җитәкчебез булды. Үзенең дәресләрендә, класстан тыш эшләрдә тормышның матурлыгын күрергә, ямь табып яшәргә, алдыңа максат куеп аңа ничек тә ирешергә тырышырга өйрәтте, төрле яктан сәләтләребезне үстереп, эчке дөньябызны киңәйтергә ярдәм итте, һәрбер бәйрәмгә багышлап концерт куя идек. Мәктәптә һәрвакыт беренче урында булырга тырыштык.

Быел мәктәпне тәмамлавыбызга 46 ел булды, классташларым төрле якка таралган, зур урыннарда эшләдек, алдынгылар рәтендә булырга тырыштык. Берәр эшкә тотынсак, “булдыра алырмын микән, Рәшидә апа нәрсә дияр икән”, дигән уйлар килә башка, һаман да аның серле карашын тоеп яшибез. Үзебез лаеклы ялда булсак та, авыр булган минутларда аңа киңәш сорап барабыз, аның белән очрашып сөйләшеп кайтсаң, күңелләр күтәрелә, тагын да тырышыбрак яшисе килә. Рәшидә апа әле дә безнең укытучыбыз шикелле, кайгы-хәсрәт, шатлыкларыбызны уртаклашып тора, юбилейларыбызны да үткәрергә булыша. Уйлап торсаң, гомер үткән саен, ул безнең өчен тормыш юлыбызда маяк булып, безне күзәтеп тора шикелле. Ул яшәгәндә без үзебезне укучылар кебек хис итәбез, мәктәп елларындагы балачакта кебек тоябыз. Озак яшәсен хөрмәтле апабыз. Бервакыт тормыш иптәше Рифкат абый: “Рәшидә апагыз белән үткәргән һәр көнем – минем өчен бәйрәм”, – дигән иде. Чыннан да, андый кеше белән янәшә яшәү - үзе зур бәхет. Әйе, безнең өчен дә Рәшидә апаны сау-таза күрү олы шатлык. Россиянең атказанган укытучысы дигән исемнән дә зуррак бүләккә лаек ул. Андый укытучылар күбрәк булса, киләчәгебез тыныч һәм якты булыр.

Барлык классташларым исеменнән, мин, Майкамал Муратова, Элеонора Коваленко, Тәнзилә Рәхмәтуллина, Саҗидә Уразмәтова, Шамил Саликов, Туктасын Хәкимов һәм башкалар Рәшидә апага зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Хөрмәтле Рәшидә апа! Олы бәйрәмегез - юбилеегыз белән котлыйбыз сезне! Сез чын мәгънәсендә хезмәт кешесе, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер олы кеше. Сезне җаваплылык, тырышлык, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар бизи, тормышта матди байлык ягын гына түгел, рухи байлык, җан азыгы турында да кайгыртасыз. Мең рәхмәт Сезгә, изге җанлы, киң күңелле, гадел, булдыклы, зирәк акыллы, кешелекле апабыз! Бала-оныкларыгызның, укучыларыгызның уңышлы, бәхетле тормышлары сезгә терәк булып, күңелегезне җылытып торсын, яшәү дәртегезне сүндермичә, йөрәк кузларын суытмыйча, әле озын якты тормыш юлларын узарга насыйп булсын сезгә!

Майкамал МУРАТОВА, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума