#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яшь галимнәр конференциясендә

последние и лучшие новости искусства в мире

17-519 апрель көнне Төмән дәүләт университетында студентларның 69нчы фәнни конференциясе узды. Конференция кысаларында эшләгән 200 секциядә студентлар гына түгел, югары класс мәктәп укучылары да катнаштылар. Төрки телләргә багышланган бердәнбер секция “Дебют. Мәктәптәге лингвистик тикшеренүләр” дигән тема буенча эшләде. Аның җитәкчесе - филология фәннәре докторы, гомум тел белеме кафедрасы профессоры, тюркология үзәге директоры Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина: “Без секциябезне Төмән дәүләт университетының ономастик (тел фәненең ялгызлык исемнәрен өйрәнә торган бүлеге) фәнни мәктәбенә нигез салучы, филология фәннәре докторы, профессор Николай Константинович Фроловның олуг юбилеена багышладык.

16 апрельдә аңа 80 яшь тулган булыр иде, кызганычка каршы, 2013 елның 11 июнендә озак еллар кафедра мөдире вазифасын башкарган, өстәвенә минем фәнни җитәкчем булган абруйлы галимнең йөрәге тибүдән туктады. Аңа олы хөрмәтебезне белдереп без бүгенге конференциядә катнашучыларга һәм җиңүчеләргә махсус ясаткан сертификатлар һәм дипломнар тапшырачакбыз”, - дип аңлатма бирде. Фәнни чараны университет проректоры, профессор Андрей Толстиков тантаналы рәвештә ачып, укучылар, аларның җитәкчеләре башкарган хезмәтләрнең фән өчен нинди мөһим роль уйнаганын барлап, зур игътибар, әзерлек таләп иткән эшләрендә уңышлар теләде. Аның сүзләренә өлкә мәгариф һәм фән департаментының баш белгече Ольга Гроо да кушылып, өлкәдә этно-мәдәни компонентлы мәктәпләрдә белем биргән укытучыларның һәм укучыларның регионара, хәтта бөтенроссия күләмендә уздырылган бәйгеләрдә катнашып дәрәҗәле урыннар яулаганнарын искә алып үтте. Хәнисә Чәүдәт кызы докладчыларның чыгышларына бәя бирүчеләр – педагогия фәннәре кандидаты Рафаэль Гадиев, педагогик хезмәт ветераны Наилә Ваһапова, Төмән шәһәренең 52нче мәктәбе китапханәчесе Вәлимә Нәбиева белән таныштырганнан соң, сүзне укучыларга бирде. Чара барышында 24 фәнни хезмәт тәкъдим ителде. Аларның күбесе себер татарларының беренче шагыйре Булат Сөләйманов, җирле язучы, Г.Тукай премиясе лауреаты Якуб Зәнкиевнең иҗатын төптән өйрәнеп, анализлаганнар. Арада Ватан сугышы ветераны, Ржев һәм Төмән шәһәренең хөрмәтле кешесе Хәбибулла Якинның “Җиңүгә таба атлаучы солдат” әсәренә һәм Тубыл районы, Санниково урта мәктәбен 20 елдан артык җитәкләгән ветеран укытучы Альберт Урамаевның хезмәт һәм тормыш юлына мөрәҗәгать итүчеләр дә булды. Сөйләүчеләр чыгышларын видеоролик, таблицалар, архивтан алынган фотолар, мисаллар, әсәрдән өзекләр, шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләүләр белән тулыландырып бардылар. Яшерен тавыш бирү тәртибе үтәлгәннән соң, жюри әгъзалары җиңүчеләрне билгеләделәр. 1 урынга Төмән районы, Шыкча урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Ләйсән Айдбаева (укытучысы Гүзәлия Муллачанова) лаек булды. 2 урынга Төмән шәһәренең 52нче мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Диана Бикмуллина (Халидә Кирамова) чыкты, 3 урынны Тубыл шәһәренең 15 мәктәбе укучысы Айдар Ниязов (Баниса Ниязова) алды, 4 урын Төмән районы, Муллаш урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Эльнара Сабируллинага (Азалия Габдрахимова) бирелде.17-4 Җиңүчеләргә дипломнар, Тубыл шәһәре Думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин бүләге – “Ак бүре” китабы һәм өлкә татар Конгрессы президенты Нурулла Саттаровтан конфетлар тапшырылды. Конференциягә нәтиҗә ясап Хәнисә Чәүдәт кызы: “Чара бик эшлекле рәвештә, эчтәлекле узды, укучыларга, укытучыларга, университетыбыз җитәкчеләренә, матди ярдәм итүчеләргә, кунакларга рәхмәтемне белдерәм. Конференция барышында 28нче майда Вагай авылында узачак “Сөләйманов укулары”нда чыгыш ясарга 8 фәнни хезмәт сайлап алынды. Бу көннәрдә укучыларның җитәкчеләре белән сөйләшеп, сорауларны кабат карап чыгарбыз. Алар бу хезмәтләре буенча эшне дәвам итәчәкләр”, - диде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836