Материалы

Белем алу теләгем көчле

последние и лучшие новости искусства в мире

Һәр кеше картайгач, үзенең үткән юлын, тормышын күз алдыннан үткәрә, йомгак ясый, күрәсең. Менә минем дә ничек үсүебез, ничек аякка басуыбыз еш кына искә төшә, чөнки безнең тормыш, балачак бик авыр елларга туры килде. Ул вакыт кичергән газаплар, ачлык, салкында туңу, тормышның җайсызлыгы, халыкның кайгы-хәсрәте һич хәтердән китми.

Бөек Ватан сугышы башланганда, миңа 11 яшь иде. Мәктәптә укыган вакытларда без ел саен колхозга булыштык. Җәй көннәрендә без, балалар, көлтә бәйләдек, печәнлектә булыштык һәм чүп утадык. Яңгырлы көннәрдә нарат җиләге җыеп  Тубыл шәһәренә алып барып сата идек. Шул акчага мәктәпкә керергә кием-салым, аяк киемнәре ала идек.

Сугыш еллары булуына карамастан, минем белем алу теләгем көчле булып, бар кыенлыкларны җиңеп, мин Тубыл шәһәренең 15 мәктәбенә 5,6,7 классларны укырга кердем.

Рәхмәт мәктәп директоры Мифтах абый Алиевка: абый бер заман дәрес барганда кереп мине һәм игезәк кызлар – Майра белән Сайра Колмәмәтованы дәрестән алып чыгып китте дә, параллель 5 класска кертеп утыртты.

Анда балалар йорты балалары укыйлар иде. Бу класста укучылар саны 20-25 кенә, ә тегесендә 40лаган укучы иде. Менә шулай без тәртипле класста укып белем алдык. 6 сыйныфта ике классны бергә куштылар. Балалар йорты балаларын эшкә җибәрделәр, ә калган укучылар тормыш авырлыгыннан укуларын ташладылар. Шулай мәктәпне 11 генә укучы тәмамлады.

Әниемнең энесе Хәбибулла абыем Янишев майор дәрәҗәсендә военком булып эшләде. Ул да миңа бик булышты. Майрә, Сайрә һәм мин Тубыл педагогия училищесына укырга кердек.

Аны тәмамлагач, Сайрә, Лена Гарифуллина, Заһидә Хәсәнова, Зәйтүнә Мәхмүтова белән Төмән укытучылар институтында рус һәм татар теле бүлегендә укыдым. Без, 5 кыз, бик тырыш идек, югары стипендия алдык. Бу акча безгә ашарга да һәм кием-салымга да җитте. Без институтта укыган вакытларда барыбыз да бик тату идек. Роза Әхмәтова, Сания Сәлихова, Заһидә Хәсәнова, Нәркәс Нәбиуллина белән дус булып яшибез. Кызлар бик ярдәмчел һәм кешелекле иделәр.  Шулай ук егетләр дә, безнең курсташлар: С.Айданов, Ш.Сияутдинов, Т.Оглов, Х.Янбаев һәм башкалар бик тәртипле булганнар, тәмәке тартмаганнар һәм аракы эчмәгәннәр.

Төмән шәһәрендә мин Рәшит Калиевка кияүгә чыктым һәм юллама белән Ялутор районының Исәт авылына укытучы булып билгеләндем. Аннары Төмән педагогия институтында читтән торып укыдым. Бер мәктәптә 33 ел эшләдем. Тормыш иптәшем Рәшит белән 6 бала тәрбияләп үстердек, аларга белем бирергә тырыштык. Хәзер һәрберсе тормышта үз юлларын табып яшиләр. Зур кызыбыз Роза Ялутор медицина училищесын тәмамлап, һөнәре буенча эшләп, пенсиягә чыгып Казан шәһәрендә яши. Зур улыбыз Ришат Голышманово педагогия училищесын, аннары Тубыл педагогия институтын тәмамлап, милиция мәктәбендә укытып подполковник дәрәҗәсендә лаеклы ялга чыкты. Хәзерге көндә ул Тубыл шәһәрендә яши.

Кызым Рәйсә Тубыл педагогия институтын тәмамлап, мәктәптә рус теле һәм әдәбияты, немец теле укытучысы булып, аннары Тубыл педагогия институтында китапханәче булып 30 елга якын эшләп, лаеклы ялга чыкты. Рита кызым Ялутор медучилищесын тәмамлап, һөнәре буенча эшләп, лаеклы ялга чыгып Төмән шәһәрендә яши. Кече улыбыз Раил - Төмән индустриаль институтын тәмамлап, ООО “АСУ-Нефть”тә баш белгеч.

Кече кызыбыз Римма Голышманово педагогия училищесын һәм Тубыл педагогия институтын тәмамлап, Төмән шәһәренең 70 нче мәктәбендә укытучы булып эшли.

Укыган вакытта ачлы-туклы яшәсәм дә, хәзерге тормыш белән бик канәгать мин. Аллага шөкер, барлык балаларымның үз гаиләләре бар, бик тату яшиләр. Бәхетле генә булсыннар иде.

Рәшидә РЯБИКОВА (КАЛИЕВА), Ялутор районы, Исәт авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума