Материалы

Мин сугыш баласымын

последние и лучшие новости искусства в мире

Әтием Төхфәтулла Айсатулла улы Карычев Совет армиясе сафларында өч ел хезмәт итеп кайтып, гаилә корып яши башлагач, Ватан сугышы башлана. Инәм, игезләрнең малай кешесе 1,5 яшендә үлгәч, минем белән һәм әти китүгә ике ай калганда туган сеңлем белән кала. Көне-төне эштән кайтмыйча, ач килеш яшәүнең нәтиҗәсе – сеңлем дүрт аенда үлеп китә. Инәм, нарасыем азаптан котылды, дип үзен юата... Мин, үлемгә үч итеп, яшәп калганмын.

Әтиемнең инәсе сугышка бер-бер артлы өч улын озаткан. Хәсән әкәм кулын элеп, бер аягын өстерәп II группа сугыш инвалиды булып кайтып төшә. Зәйни әкәм сугышка 16 яшендә алына, чөнки ул үзеннән ике ел алда туган абыйсының туу таныклыгы белән яшәп яткан булган. Әтием исән-имин 1945 елның ноябрь аенда кайтып җитә.

Шунысы истә калган: әтием консерв ачып өстәлгә куйгач, һәркем авыз итеп, телләргә сылап калырга тулгандыр, ул ризык шундый тәмле иде, аның исе һәм тәме әле дә истә кебек…

Мин яшьтәшләрем һәм бездән дә олырак балалар белән Бәргәр башлангыч мәктәбен тәмамладык.

Бала чактан тынгысыз булганмын ахрысы. Классташларым белән концертлар куйдык, үзебез уенчыклар ясап, яңа елларны каршылый идек. Кузгалак, кыр суганы, балтырган, карлыган, шомырт эзләп Бәргәр тирәсендәге кырларны, урманнарны хисапсыз таптап әйләндек.

Әтием заманасы өчен грамоталы кеше булган. Тубылда 15 нче мәктәптә ШКМ (школа колхозной молодежи) тәмамлаган. Ул гармунда уйный, җырлый, бии, оста итеп рәсем ясый, укырга ярата иде. Спортны яратуым, акробатика һәм гимнастикага хирыслыгым да әтием тәрбиясеннәндер. Бала чактан ярышларда катнашып, призлы урыннар ала идем. Унбер яшемнән читтә, җәяү йөреп, Сатылган җидееллык, Тубылның 15 нче мәктәпләрендә укып белем тупладым. Гаиләдә олы бала булганлыктан, тормышның авырлыгын яшьтән татыдым.

Ун классны тәмамлагач, әнием белән әтием, инде укыта алмабыз, яныбыздагы җитен заводына эшкә керерсең, алар сине үзләре укытырлар, диделәр. Минем хыяллар зур, өметләр ары… Бала вакытымнан укытучы булырга хыялланам. Җитмәсә өннәм, бу кызым “апа” булыр дип сөя иде.

Миңа дөнья асты өскә килгән кебек булды. Көне буе бакчада бәрәңге өйдем. Иртә белән дә ашамаган идем, көндезге ашка да кермәдем. Елыйм-елыйм да, Иртешкә төшеп су коенып алам, тагы бәрәңге өям. Кичен кәсәңкәгә (чоландагы ябык почмак) кереп йоклап калганмын. Иртә белән уянсам, инәм янымда утыра һәм, сине 5 ел пединститутта укыта алмабыз, педучилищеда стипендиягә укый алсаң гына, укырсың инде, диде.

Чынлап та, стипендия акчасына укыдым һәм ипине дә шунда гына туйганчы ашый башладым, ялга кайтканда өннәмә, энемә, сеңелләремә бүләк тә алып кайткалыйм әле.

Без, сугыш балаларының, хисләре дә саф һәм чиста иде. Бергә дәрес әзерләүдән, китапханәгә, кинога бергә барудан, кич караңгыда озатып кына куюдан артыгына юл куймый идек. Без дә салам арасыннан чыкмаган бит, бар иде ул 15-16 яшьтәге саф, матур хисләр-хыяллар. Без аны күрсәтмәдек, яшерен булды. Ул яшерен хисләрдән ястык чылаткан чаклар да булмадылар түгел…

Бүгенге көндә бала-оныкларга тәүфыйк, дәүләт, имин тормыш, хәерле озын гомер теләп яшибез, без күргәнне күрмәсеннәр, сугыш афәтләрен белмәсеннәр, ата-ана белән үссеннәр.

Галия АБАЙДУЛЛИНА, Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума