#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Талымханның оста мал табибы

последние и лучшие новости искусства в мире

Әтием – тыл һәм хезмәт ветераны Гаппар Рамазан улы Талипов 1926 елның октябрендә крестьян гаиләсендә Төмән районы, Талымхан авылында туган. 1937 елны әтисе Рамазан Кучук улын кулга алалар һәм аталар.

Ул балаларының исендә тонык сакланган, әмма әниләре Юмабикәне алар яхшы хәтерлиләр. Тормышның бөтен авырлыгы әниләренең нечкә җилкәсенә төшә.

Әтинең тормышы бик авыр булган. 4 сыйныфны тәмамлау белән сугыш башланган. Олы абыйсы Әбделбәшир 1943 елны фронтка китә һәм Ленинград астында каты сугышта һәлак була. Үсмер Гаппар гаиләдә биш кыз туганнары арасында бердәнбер егет була. Үзенең хезмәт биографисен 13 яшеннән башлый. Сугыш елларында барлык үсмерләр тәүлегенә 14-15 сәгать эшлиләр. Ватаныбыз өчен иң авыр чорда барчасы да үз-үзен аямый эшләгән. Кырда икмәк чәчкәннәр, бәрәңге утыртканнар, печән чапканнар, фермада терлек караганнар, балык тотканнар, аны эшкәртеп, тозлап фронтка озатканнар һәм башкасы. Һәр гаилә дәүләткә 100 йомырка, 13 кг май, 32 кг ит, 600 сум сугыш налогы тапшырган.

“Кызыл байрак” совхозында берничә эре мөгезле терлек булган. Аларга азыкны кул белән әзерләгәннәр. Хезмәт сөюче Гаппар бөтен җиргә өлгерә. Терлек фермасында эшләргә нык яраткан, яңа туган бозауларны, сыерларны кайгырткан. Хезмәт кенәгәсендә: “01.01.1942-01.11.1990” дип язылган. Комсомол секретаре буларак, Гаппар Рамазан улын мал кырылудан сакларга җибәрәләр. Намуслы терлекчене Талымханда ферма мөдире итеп сайлыйлар, шул ук вакытта ветеринар санитар итеп билгелиләр. Шулай ук хезмәт кенәгәсендә: “27.02.1962. Ветеринар санитар итеп куелган” дип язылган.

1965 елда “Каскаринский” совхозы оеша. Производство үсә, ә белем аз була. Аңа курсларда укып ветеринар-фельдшер белгечлеген алырга туры килә. 6 айлык курсларны үткәннән соң, совхозда мал табибы хезмәтен дәвам итә. Аның эше совхоз өчен генә түгел, бөтен Талымхан, күрше Каскара, Мияги, Борки авыллары халкы өчен дә мөһим була. Зур белгеч буларак, якташлары гел аңа мөрәҗәгать итәләр. Ул һәркемгә ярдәмгә килә. Кемнеңдер авыру терлегенә дөрес диагноз куя, кайсысының сыеры бозаулый алмаса булыша һәм башкасы.

1983 елны тәҗрибәле хезмәткәргә “Хезмәт ветераны” исемен бирәләр. Ул 1984 елгача эшли һәм урынын яшьләргә бирә. Совхозның икътисадый үсүенә, материаль базаның ныгуына, яшьләрнең авылда калуларына куана.

Бик күп грамоталы, перспективалы яшь җитәкчеләр әти белән киңәшәләр. Белгечләрнең соравы буенча берничә тапкыр Төмән, Омск өлкәләренең башка хуҗалыкларында да була, белгәнен яшьләргә өйрәтә. Тырышып эшләгәне өчен 2 класслы терлекчелек мастеры исеменә лаек була. Берничә тапкыр социалистик ярышларда җиңә, бик күп грамота, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Әниебез – Майкамал Барый кызы әтиебезгә авыр хезмәтендә гел ярдәмгә килә. Алар икесе бергә 55 ел бәхетле гомер кичерәләр. Шушы чорда 10 бала үстерәләр, оныкларын, оныкларының балаларын тәрбияләшергә булышалар. 4 балалары авыл хуҗалыгы белгечлегенә ия булып, әтиләренең эзеннән китәләр.

Әти гадел, ярдәмчел, кеше кайгысын уртаклашучан зат иде. Аны яхшы сүз белән искә төшерәләр. Ул гел тәртип яратты. Кунакка барса, хуҗага өстәл әзерләшергә, балаларны карап торырга мөмкин иде. “Син терлек табибы булсаң да, син бит безнең профессорыбыз”, - дип әтигә әйтәләр иде. Ул авылдашларының сызлаган тешләрен дә осталык белән суыра иде. Әти эшенең генә түгел, сүзнең дә остасы иде. Тыл ветераны буларак, ветераннарның тормышларыннан төрле вакыйгалар, авыл тарихын сөйләргә яратты. Аны гел мәктәпкә Бөек Ватан сугышына багышланган чараларга, ачык дәресләргә, бәйрәмнәргә чакырдылар.

2004 елның 30 декабрендә, каты авырудан соң, соңгы юлына озаттык. Әни, без, балалары, оныклары аның белән горурланабыз. Безнең хәтердә мәңге яшь һәм матур булып калачак.

Әлфия АБДРАЗАКОВА, Төмән районы, Талымхан авылы.
(Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836