#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Габдерәшит абый язмышы

последние и лучшие новости искусства в мире

19-676 нчы яшендә барган Габдерәшит Җаббар улы Гафуров  Тубыл районы, Комарау авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Габдерәшит абыйның тормыш юлы, көнкүреше гаять авыр елларда үтә. Сугыш башланганда аңа нибары бер яшь була. Олы яшьтәге әтисен сугышка алмыйлар, Басыйр белән Нәкыйп абыйлары  сугышка китәләр. Авылда калган күпчелек хатын-кыз үлән, кычыткан, өшегән бәрәңге белән балаларын тукландырып,  күпләрен ачлыктан саклап калалар. Сугышчыларны азык-төлек, икмәк белән тәэмин итүнең төп авырлыгы да авыл халкы җилкәсенә төшә. “Мин гаиләдә 14нче бала булып тудым. Әтиемә ул вакыт 63 яшь була. Кызганыч, әнием яшьли дөньядан китә. Ул еллардагы күп нәрсәне хәтерләмәсәм дә, ачлык, җитешсезлек, кайгылы-хәсрәтле еллар әле күз алдымнан китми. Авылдашларымның һәрберсендә сагышлы хатирәләр сакланган. Сугыштан Басыйр абыем гына исән кайтты. Авылдан сугышка киткәннәрнең күпчелеге кайтмады, кайтканнары да яралы. Безне Басыйр абыем тормыш иптәше Рәхимә җиңгиебез белән тәрбияләп үстерделәр.  Әтиебез, олы яшендә булса да, колхозда эшләде. Ул динле кеше иде, бервакыт намазын калдырмады. Колхозда эшләгән елларында да намазлыгын төреп, эшкә алып китә иде. 1950 нче елларны авылларны кушып, халык бер колхоз идарәсе җитәкчелегендә хезмәт итте. Мин 7 яшемнән эшли башладым. Колхозда сарыклар, бозаулар карадым, иген кырларында эшләдем. Җәен аттан төшми идек: пәчән әзерләргә булыштык, могыл ташыдык, тирес чыгардык. Комарау мәктәбендә 4 классны тәмамлап, Саускан авылында 7 класска кадәр укыдым. Хезмәт юлымны иртә башларга туры килде”, - дип сөйләде.

Габдерәшит абый күп еллар Сумкино поселогы пароходчылыгында, аннары Бәргәрдә җитен заводында эшли. Бу авылда туып-үскән Сатирә исемле кыз белән гаилә корып, матур тормыш юлын узалар, ике кыз үстерәләр. Кызларның киләчәген уйлап, Гафуровлар гаиләсе Тубыл шәһәренә күченеп, Басыйр абыйлары ярдәме белән яңа зур йорт төзиләр. Шәһәрдә ул, кызларны үстерергә, укытырга тырышып, берничә эштә эшли. Габдерәшит абый яшьлек елларын искә алып: ”Комарау авылын онытып булмый. Минем өчен иң якын кешем - Басыйр абыем  авылда гомер кичерде, хезмәт юлын узды. Тормыш юлымда  һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган абыем РФнең атказанган колхозчысы исеменә лаек булды. Ундүрт бала арасыннан мин бер үзем исән. Авылыбыз да хәзер бетте”, - дип хатирәләре белән уртаклашты ул. Тормыш иптәше Сатирә апа белән матур тормыш юлын бергә узып, кызлары, туганнарына үрнәк булып яшиләр. Быел алар  бергә яшәүләренең 50 нче язын каршы алган булырлар иде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын да бергәләп бәйрәм итергә насыйп булмаган икән... Хәзер Габдерәшит Җаббар улы кызлары Зәйтүнә, Гүзәл,  кияүләре, оныклары, Басыйр абыйсының кызы Фәния Усманованың уңышларына сөенеп, хөрмәтләрендә яши. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан халыкка ул: “Дөньялар тыныч, имин булсын. Яшьләргә тыныч тормышларның рәхәтен тоеп, исәнлек-саулыкта хезмәт итеп яшәргә язсын”, – дигән теләкләрен юллады.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836